“Сандугачлы бишек” хикәятләре”

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
17 нче декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә татар балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 65 яшь тулу уңаеннан “Сандугачлы бишек” хикәятләре” исемле әдәби кичә үтте. Кичә озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Минхаерова Р.М. җитәкчелегендә Балтач урта мәктәбенең 3 Б сыйныфы балалары ярдәме белән әзерләнеп, кунакка шул мәктәпнең 4В сыйныфы укучылары чакырылды. Шулай ук “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында 1В сыйныфы укучылары да катнашты. Балалар язучыга багышланган презентация аша Р.Бәшәрнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр. Әдипнең шигырьләре буенча төзелгән викторинада көч сынаштылар. Кичә тәмамлангач китап, журналлар карап, өйләренә укырга әдәбият алып киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International