Паспорт тапшыру тантанасы

2014 елның 26 декабре, җомга

2014 елның  26 декабрь көнендә  Балтач районы гражданлык  хәле актларын  теркәү бинасында  паспорт тапшыру тантанасы үтте.Әлеге тантанада Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе  инспекторы  Минһаҗева Фәйрүзә котлап балаларга паспортларын тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе  З.Р.Әхмәтханова кыскача гына паспорт тарихы турында сөйләп, яшь балтачлыларга шулай ук үзләренең  матур теләкләрен җиткезде. Киләчәктә аларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International