2015 ел "Әдәбият елы". Шул уңайдан авыл китапханәләрендә бик күп чаралар үтә. Китап сөючеләр белән һәрчак тыгыз элемтәдә торган Сосна авыл китапханәсендә дә очрашулар, тематик чаралар бик еш үткәрелә.
Күптән түгел китапханәче апалары Илсөяр Габидуллина яшь китап укучыларны "Кояш чыкса – табигать яңара, китап укысаң күңелең агара" дип исемләнгән чарага дәште.
26нчы февраль көнне Норма авыл китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары белән "Мәдәниятле булып үс, укучым!" исемле очрашу булып үтте.
Анда барлыгы 34 укучы катнашты. Укучылар белән мәдәни көндәлекләргә күзәтү,"Иң актив бала", “Иң мәдәниятле әти-әни", “Иң күп китап укучы"лар билгеләнде һәм иң күп экскурсиягә йөргән балалар кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.
Китапханәгә килгән һәр бала укырга китаплар алып, яңа китаплар белән танышып, фикер алыштылар. Өй эше итеп, аларга республика күләмендә үтә торган"Сөйкемле Шүрәле", "Сугышны син ничек күзаллыйсың" рәсем бәйгеләренә катнашырга мөмкинлеге хакында игълан ителде. Шулай ук бабалары Бөек Ватан сугышы ветераны булган ике укучыга, алар турында хикәяләр язып килү йөкләмәсе бирелде.
Яңгул авылында яшәүче Сафиуллина Маһикамал Зиатдин кызына 17 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш”җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Юбилей көнендә ветеранга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән күчтәнәч пакет бирелде.
Яңгул китапханәчеләре “Мәдәни көндәлек” проекты кысаларында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Солдатта булган диләр” тематик кичә үткәрделәр. Балаларга патриотик тәрбия бирү уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән солдат абыйлары Зиннатуллин Рамил Рашит улы очрашты.
13 март көнне Алан китапханәсе авыл клубы белән берлектә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Тарих шаһит, тарих мәңгелек...” дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин да кайткан иде. Язучы китапханәгә автографы белән үзенең китапларын бүләк итеп калдырды. Аның белән җанлы әңгәмә булды.
Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 сыйныф укучылары өчен "Моё здоровье в моих руках" конкурсы үткәрелде. Конкурста малайлар "Ракета", кызлар "Супердевочки" командалары төзеп ярыштылар. Сәламәтлек саклау буенча мәкальләр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Махсус төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
12 март көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Дөнья яме - хатын-кыз" дип аталган өлкән яшьтәге китап укучы хатын-кызлар өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында хөрмәтле хатын-кызларыбыз тапкырлыкта да көч сынашты. "Язларны көтә күңел" исемендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
12 нче март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Татарстанда Парклар һәм скверлар елына багышлап «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” кысаларында Балтач урта мәктәбенең 1Б сыйныфында укучы китап укучылар белән “Агачлар-табигать күрке» исемле тематик кичә узды. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз туган ягыбыз урманнарында үсә торган агач- куаклар белән таныштылар, аларга багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Экран аша күрсәтелгән слайдлар балаларга агачларны танып-белергә ярдәм итте. Шулай ук шушы теманы ачучы китапханәбездә булган китап-журналлар буенча белемнәрен арттырдылар. Чарабыз ахырында балалар “Карт имән турында әкият” исемле мультфильм аша туган табигатебезне саклауның кирәклегенә тагын бер кат төшенеп, укырга китаплар алып киттеләр.