Гел хәтердә, гел истә...

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Түнтәр авыл китапханәсенә “Гел хәтердә, гел истә...” дип исемләнгән кичәгә өлкән яшьтәге китап укучыларыбыз, Бөек Ватан сугышының кайтавазы булган сугыш чоры балаларының күбесе белән очрашуга җыйналды. Алар сугыш елларының ачысын да, сугыштан соңгы балачак елларының михнәтен дә, әтисез яшәлгән елларның авырлыгын да, матур яшьлек елларын да искә төшерделәр. Күзләрендә яшь тамчылары да, сөйкемле көлү мизгелләре дә чагылды. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән авылдашларыбызның рухына багышлап дога кылдык. Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшә-сөйләшә бәлеш ашап коймак белән чәй эчтек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International