ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
12 март көнне Балтач районы Борнак авылында «Мобиль хезмәт» исеме астында халык белән очрашу чарасы булып үтте. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»  белгечләре өйләргә йөреп  әңгәмәләр уткәрделәр.

Балтач районының Смәел авылында яшәүче сугыш ветераны Нәкыйп Нәбиевка Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов тантаналы рәвештә юбилей медале тапшырды.

    Ветеранга истәлекле вакыйганың фотосүрәтләрен бирү күңелле вакыйгага әйләнде.

   Ветеран Президент белән булган очрашуны кабат искә алды һәм үзенә күрсәткән хөрмәт өчен рәхмәтен җиткерде.


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Смәел авыл китапханәсендә 8нче март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Тырыш, назлы,гүзәл Кыз туганым” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.Дөньяга ,җаныбызга яшьлек алып кайтучы әлеге матур бәйрәмдә китапханәбезгә килгән яшь әниләр, эшчән апалар китап күргәзмәсе белән таныштылар,күңелле конкурсларда катнаштылар.
7 март көнне Нөнәгәр мәдәният йортында «Гаилә-гомер бишеге» дип исемләнгән кичә узды. 

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Борнак авыл китапханәсе Мәскәү шәһәренең "Созидание" фонды үткәргән "Читающая Россия" конкурсында "Музей - хранитель нашего прошлого" исемле проекты белән катнашып бүләкләргә лаек булды. 3 сыйныф укучыларын шул бүләкләр белән таныштыру кичәсе үткәрелде.
4 нче март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, “Беренче сыйныф укучысының культуралы көндәлеге” проекты кысаларында “Муса Җәлил яши безнең күңелдә” исемле әдәби кичә узды. Кичә барышында Балтач урта мәктәбенең 1А, 1В сыйныфларында укучы кечкенә китап укучыларыбыз герой шагыйрьнең иҗаты, күрсәткән батырлыгы турында белемнәрен киңәйттеләр. Шагыйрьнең тормышы, шигырьләре буенча төзелгән интеллектуаль уенда катнаштылар. Кичәбез проектор аша слайдлар белән баетылды.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Килькеева Роза Рифкатъ кызы гражданнарны кабул 

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 3 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә  Түнтәр мәктәбе укучылары үз чыгышлары белән килделәр. Шарафиева Илдария hәм педагог -организатор Шарафиева Гөлнара Мансуровна җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары искиткеч матур концерт куйдылар

3
март, 2015 ел
сишәмбе
27 февраль көнне Пыжмара авыл жирлегендә яшәуче тыл ветераннарына Бөек Жиңунең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшыру тантанасы булды.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Килькеева Роза Рифкатъ кызы гражданнарны кабул 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International