27 февраль көнне Пыжмара авыл жирлегендә яшәуче тыл ветераннарына Бөек Жиңунең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшыру тантанасы булды.

2015 елның 3 марты, сишәмбе
27 февраль көнне Пыжмара авыл жирлегендә яшәуче тыл ветераннарына Бөек Жиңунең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшыру тантанасы булды. Ветераннарга медальны район мәгариф булеге житәкчесе Закиева Алия Юнысовна һәм район комиссариатыннан жибәрелгән вәкил  тапшырды. Ветераннар Пыжмара мәдәният йорты, Пыжмара төп белем биру мәктәбе коллективы әзерләгән концерт карадылар. Бәйрәм «Кама» хуҗалыгы тарафыннан әзерлэнгэн мул табыннар артында дэвам итте. Шулай ук «Кама» хужалыгы әзерләгән күчтәнәч пакетлары белән ветераннарны өйләренә озатып куйдылар. Тантанада авыл жирлеге башлыгы Р.Х.Заляев, «Кама» хужалыгы рәисе Р.Н.Назипов, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Ф.А.Абдуллин, Пыжмара мәктәбе директоры Т.В. Рахматуллин, Пыжмара авылы имамы И.К.Сафаров катнашып, ветераннарга котлау сузләрен житкерделәр. Тантанага килә алмаган ветераннарга  медаль өйләрдә тапшырылды, кучтәнәч пакетлары бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International