Муса Җәлил яши безнең күңелдә

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
4 нче март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, “Беренче сыйныф укучысының культуралы көндәлеге” проекты кысаларында “Муса Җәлил яши безнең күңелдә” исемле әдәби кичә узды. Кичә барышында Балтач урта мәктәбенең 1А, 1В сыйныфларында укучы кечкенә китап укучыларыбыз герой шагыйрьнең иҗаты, күрсәткән батырлыгы турында белемнәрен киңәйттеләр. Шагыйрьнең тормышы, шигырьләре буенча төзелгән интеллектуаль уенда катнаштылар. Кичәбез проектор аша слайдлар белән баетылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International