“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Түнтәр мәктәбе укучылары үз чыгышлары белән килделәр.

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
2015 елның 3 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә  Түнтәр мәктәбе укучылары үз чыгышлары белән килделәр. Шарафиева Илдария hәм педагог -организатор Шарафиева Гөлнара Мансуровна җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары искиткеч матур концерт куйдылар.Укучы балалар белән бергә Сибгатуллина Алсу башкаруындагы җыр бик матур килеп чыкты.Өлкәннәребезнең Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укылган шигырьләр, җырлар күңелләрен үзгәртте, кайберләренең  күзләрендә яшьләр күренде. Ә менә “Поварята” ,“Стиляги” hәм татарча  шаян биюләр тамашачыларның күңелләрен язгы җылы кояш кебек үзгәртте. Әлеге үткәрелгән чаралар тернәкләнүчеләрнең күңелендә якты уйлар калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International