Агачлар - табигать күрке

2015 елның 13 марты, җомга

12 нче март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Татарстанда Парклар һәм скверлар елына багышлап «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” кысаларында Балтач урта мәктәбенең 1Б сыйныфында укучы китап укучылар белән “Агачлар-табигать күрке» исемле тематик кичә узды. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз туган ягыбыз урманнарында үсә торган агач- куаклар белән таныштылар, аларга багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Экран аша күрсәтелгән слайдлар балаларга агачларны танып-белергә ярдәм итте. Шулай ук шушы теманы ачучы китапханәбездә булган китап-журналлар буенча белемнәрен арттырдылар. Чарабыз ахырында балалар “Карт имән турында әкият” исемле мультфильм аша туган табигатебезне саклауның кирәклегенә тагын бер кат төшенеп, укырга китаплар алып киттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International