ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 18 мартында Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсенә Норма мәктәбе укучылары  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән концерт белән килделәр. Шарипзянова Гөлйөзем, Сабирова Адилә, Гатауллин Рамазаннар җырлаган җырлар тернәкләнүчеләргә бик ошады. Каримов Рөстәм сөйләгән, дәhәтле сугыш турындагы шигырь- тыңлаучылар күзенә яшь китерерлек дәрәҗәдә укылды.Концерт ахырындагы куңелле биюләр тамашачыларның күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чаралар тыл ветераннары hәм инвалидлар өчен ныклап тернәкләнү өчен зур мөмкинлек бирә.

16 март көнне Борнак авыл китапханәсендә Мәскәү шәһәре "Созидание" фонды үткәргән "Читающая Россия" конкурсында "Музей - хранитель нашего прошлого" исемле проекты белән катнашты. Шуннан килгән А.Семеновның "Ябеда корябеда, ее проделки и каверзы" исемле китабына карата күзәтү 1-2 сыйныф укучылары белән үтте.
16 март көнне Бөрбаш авыл китапханәсендә 1 һәм 3 сыйныф укучылары белән Ш.Перроның "Көлсылу" әкиятен кычкырып уку үтте
17 март көнне Бөрбаш авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучылары арасында "Яшәсен җирдә тынычлык" исемле рәсем бәйгесе үтте.

Безнең әле чын тарих авыр сугыш чорларының тере шаһитлары белән очрашу мөмкинлегебез бар.Ә бурычыбыз аларның батырлыкларының кыйммәтен киләчәк буынга тапшыру.Шушы уңайдан Арбор авыл китапханәсе , өченче сыйныф укучылары белән тыл ветераны Таҗетдинова Нәкия әбигә очрашу оештырды.


18
март, 2015 ел
чәршәмбе

8 Март  көнне Сәрдек авылы клубында ,китапханә белән берлектә “Гүзәл затларыбызга” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә авылабызның барлык көчле затлары – ир- егетләребез, катнашты.Балаларыбыз кичәдә үзләренең җыр- биюләрен күрсәттеләр. Кичә бик күңелле үтте.

Балалар Куныр китапханәсендә еш кунак. Алар өчен китап күргәзмәләре ясап куела, әңгәмәләр, күзәтүләр үткәрелә
Куныр мәдәният йорты һәм китапханәсе 2015 елда лаеклы ялга китүчеләрне хөрмәтләп кичә үткәрде.
Куныр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовка багышланган альбомга күзәту үткәрелде
Куныр авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен кече музей экспонатлары буенча "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк" дигән темада экскурсия оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International