2015 елның 18 мартында Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсенә Норма мәктәбе укучылары Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән концерт белән килделәр. Шарипзянова Гөлйөзем, Сабирова Адилә, Гатауллин Рамазаннар җырлаган җырлар тернәкләнүчеләргә бик ошады. Каримов Рөстәм сөйләгән, дәhәтле сугыш турындагы шигырь- тыңлаучылар күзенә яшь китерерлек дәрәҗәдә укылды.Концерт ахырындагы куңелле биюләр тамашачыларның күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чаралар тыл ветераннары hәм инвалидлар өчен ныклап тернәкләнү өчен зур мөмкинлек бирә.