Яңгул авылында яшәүче Сафиуллина Маһикамал Зиатдин кызына 17 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш”җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Юбилей көнендә ветеранга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән күчтәнәч пакет бирелде.