ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2016 ел
якшәмбе

Сосна фермасы территориясендә “МТЗ-1221” тракторында Мәхмүт Макамбаевны күргәч, аптырап калдым.

– Данлыклы комбайнчы әллә кышын тракторга күчкәнме? – дип сораганымны үзем дә сизми калдым.
– Мин инде ике ел тракторда эшлим, комбайнны ташладым, – ди Мәхмүт абый.


Алдынгылыкны бирмәгән комбайнчы Мәхмүт Макамбаев ике ел элек өр-яңа “МТЗ-1221” тракторына утыра. Кышын фермада эшләсә, яз көне басуда: тырмалый, культили, җәен силос, сенаж ташый, көзен исә кабат басуга чыга. Җәмгыятьнең алдынгы механизаторы әнә шулай нинди генә техниканы иярләсә дә, үз эшен намус белән башкара, башкаларга һәрчак үрнәк булып тора, диләр аның хакында.


11
март, 2016 ел
җомга

Балтач “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә районыбызның мәктәп, мәдәният йортлары хәйрия  концертлары белән  килеп тора. Әлеге чаралар бүлекчә өчен радициягә әверелде. Биредә җыр-моң кичәләре гөрләп уза. Бүген дә Кенә гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм Арча педагогик коллиятеннән Алмаз Закиров, Рәдис Фәйзрахманов көче белән  әзерләнгән концерт –өлкәннәребезгә онытылмаслык мизгелләр калдырды.

10-11 март көннәрендә Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” кысаларында Россиядә “Су ресурсларын саклау” елына багышлап “Вода, вода, кругом вода” дип исемләнгән тематик кичә узды. Кичәгә  Балтач урта мәктәбенең 1Б, 1Г һәм 2Б сыйныф укучылары чакырылды. Кечкенә китап укучыларыбыз җир шарындагы сулыклар, аларны саклау буенча мәгълүмат алганнан соң, суга багышланган мәкальләр, табышмаклар белүдә көч сынаштылар. Кичә экраннан су турында “Почему вода необходима для нашей жизни” исемле документаль фильм һәм «Зайка Коська и родничок», «Секреты воды» дип аталган мультфильм карау белән төгәлләнде. Балалар өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.

7 март көнне Кили мәдәният йортында драма берләшмәсенә йөрүче үзешчәннәр көче белән әзерләнгән Туфан Миңнуллинның "Кызлар кызык иттеләр" комедиясе сәхнәләштерелде. Тамашачылар комедияне бик җылы кабул иттеләр.

10 март көнне Түбән Кенә клубында хәйрия концерты булып үтте.

Районыбызда ветеринария хезмәте күрсәтуне яхшырту өчен яӊадан-яӊа  мөмкинлекләр булдырыла.

Чутай, Карадуган, Алан авылларында төзелгэн ветеринария үзәкләреннән мал-туар тотучы авыл хезмәтчәннәре  бик канәгать, дарулар ла, төрле бирә торган өстәмә витамин катнашмалар да сыйфатлы һәм арзан, диләр алар. 2015 елда Балтач бистәсендә район ветеринария үзәгенә капиталь ремонт ясалу бик вакытлы булды. Менә хәзер 4нче  ветеринария үзәге  Яӊгулда төзелә, аныӊ модульләрдән торган стеналары бастырылып, түбәсе ябылган, калган эшләре язга ныклап аяк баскач булыр, дип көтелә.

 

Сөт савуда савым сыерларыныӊ, таналарныӊ  вакытында каплатылып, бозаулауту  зур әһәмияткә ия. Сыерныӊ сөтне нәкъ менә үзенеӊ бозавы өчен бирүе һәркемгә мәгълүм. 

Бу мәсьәләгә игътибар иткән хуҗалыкларда бозау саны да арта, сава торган сөт тә үз югарылыгында. Соӊгы вакытта  сыерларныӊ бозаулатуны, ягъни иӊ күп сөт бирә торган вакыт аралыгын  сата торган сөтнеӊ бәһасе арткан вакытка  көйләү турында Балтач авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин еш чыгыш ясый. Нәтиҗәсе нинди булыр, монысын тормыш күрсәтер.

 

Ә бүгенге көндә 2015 елныӊ 1 декабрь аеннан башлап, хуҗалыкларда  барлыгы 4077 бозау алынган, шуныӊ 266сы март аенда. Шушы чорда 20 хуҗалыкныӊ 10сында алынган бозаулар саны 200 баштан арта. «Татарстан»да – 291, «Смәел»дә – 283, Тимирязев исемендәге хужалыкта 270 бозау алынган. Шул ук вакытта «Активист», Тукай исемендәге, «Уӊыш» хуҗалыкларында алынган бозау саны 129-103 баштан артмый. Сөт сату буенча да иӊ артта баручы шушы хужалыклар икәнен искә алсак, вакытында  бозаулатуныӊ  һәм аныӊ баш саныныӊ күп булуы нинди әһәмияткә ия икәнен тагын бер кат аӊларга була.
 


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Балтач үзәк китапханәсе, сезне “Китапханәдә book-кроссинг” акциясендә катнашырга чакыра. Book-кроссинг – укылган китап, журналларны башкаларга тәкъдим итү, иреккә җибәрү дигән сүз. Әгәр дә өегездә укылган тик ята торган китаплар яки журналлар  булса, китапханәгә алып килегез. Алар өчен бездә “Теләсәң ал, булдыралсаң башкага бир” исемле күргәзмә эшли. Бу күргәзмәдән китап, журналларны яздырмыйча алырга, укыгач дусларга тапшырырга мөмкин. Шулай итеп, китап журналлар сәяхәткә чыга!

Без зур өметләр белән киштәләрнең тулып торуын көтәбез!

Кеше дөньяга яшәр өчен туа.Ә ул күпме яшәргә,ничек яшәргә

тиеш? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?   Гомернең асылы нәрсәдә?

Мин кем?   Ни өчен яшим? Шул сорауларга  җавап эзләү максатыннан

7  март көнне Борнак авыл китапханәсендә яшьләр белән “Яшәү

яме”исемле әңгәмә үткәрелде.

Борнак авыл китапханәсендә укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында 5 март көнне  1-4 сыйныф укучылары белән “Театр иленә сәяхәт” исемле викторина булып узды.  Артист һөнәре белән  һәм Татарстанда булган театрлар белән таныштыру максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International