ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе
6 март конне Сосна авылында "Кышны озату" бэйрэме уздырылды. Бу чын мэгънэсендэ авыл халкы очен спорт бэйрэме булды. Биредэ олысыннан алып, кечесенэ кадэр-хэркемне очратырга момкин иде. Берэулэр хоккей ярышын кузэтте, икенчелэре футбол уенын карады, оченчелэр исэ чулмэк ватыш, машина тартыш, итек ату, утын кису х.б. бик куп торле кызыклы уеннарда катнаштылар. Э инде кичен, мэдэният йортыбызда  бэйрэмебезне йомгаклап, 80 нче, 90 нчы еллар дискотекасы уздырылды.
7 март конне, Сосна кумэк хужалыгында эшлэуче хатын-кызларыбызга, авылыбыз ашханэсендэ,  "Эниемнен назлы карашы" исемле концерт тамашабызны, чэй табыны артында  уздырдык.  Бэйрэм концертын гузэл затларыбыз  бик ошатып, рэхэтлэнеп биеп, сон гына таралыштылар.

Чепья балалар  китапханәсендә кино елына багышланган  "В стране мультяшек" чарасы үткәрелде.Урта мәктәпнең 3 сыйныф укучылары 2 командага "Леопольд" һәм "Цветик-семицветик" бүленеп ярыштылар. Ярышлар барышында алар яраткан мультикларын искә төшерделәр, төрле предметлар аша геройларны таныдылар, табышмаклар чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Мультфильмнар төшерелгән балалар китаплары белән таныштылар һәм өйләренә укырга алдылар.

Чепья авыл китапханәсендә 8 март бәйрәме уңаеннан "Тормышыбыз язы һәм чәчәкләре- хатын - кыз" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмгә китапханә ветераннарыбыз, китап укучы апаларыбыз чакырылды. Урта мәктәпнең 5 сыйныф укучылары бүләккә җыр, бию, шигырь алып килделәр. Бәйрәм чәй табыны артында күмәк җырлар, уен көлке белән дәвам итте.

4 март көнне үзәк китапханәдә  «Гөрләп яшәр көннәре…» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде.  8 март бәйрәме уңаеннан уздырылган чарада китап авторы Ленура апа Сафинаның олуг бәйрәме билгеләп үтелде.

Юбилярны  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Ф.А.Закирова, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Ф.К.Хакиҗанова, хезмәттәшләре, укучылары, дуслары, якташ шагыйрьләребез Ф.Шакирова, М.Хөрматуллина котладылар.  Матур теләкләргә, җырга үрелеп барган кичә күпләр күңелендә бәйрәм рухы тудырды.


5
март, 2016 ел
шимбә

Март!  Яз  башы,  язның  беренче  ае.  Яз  белән  әйтерсең,  барлык  тирәлек, яңадан   яңара,  табигать  озакка  талган  йокысыннан,  күкрәк  тутырып сулыш  алып  күзен  ача.  Язгы  табигать  әйтерсең  яңа  туган  сабый!  Кар астыннан  җир  күренер-күренмәс  борын  төрткән  яңа  үлән,  яңа  чәчәк, яңа  уҗым,  яңа  бөре...  бар  табигать  әйтерсең  яңадан  туа,  яңадан  ярала.  Яз  үзе  белән,  матур  бәйрәмебез -  8  нче  Март  хатын-кызлар  көнен алып  килүче  дә.  Хатын-кызның  матурлыгы,  гүзәллеге,  алиhалеге  дә,  нәкъ менә,  язның  кояш  нурларыннан,  тагын  да  балкый,  нәфисләнә,  уяна,  әйтерсең  кар  астыннан  кояшка  тартылган   умырзая,  язгы  ләлә  чәчәк ата.  Әйтерсең  лә  хатын-кыз  үзенең  камиллеге  белән  язны  тагын  да  матурлый,  тирә-якны  тагын  да  матурлый  төшә.  Шул  ук  вакытта,  hәр хатын-кыз,  күңеле  белән  яздан  нидер  көтә,  нидер  өмет  итә. 5 март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә яшьләр белән үткән “Мәңге сулмас яз гөле Сез, Әни, Апа, Сеңелләр!..” дип аталган әңгәмә әнә шул турыда иде.

4 март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә мәдәни көндәлек проекты кысаларында башлангыч сыйныфлар белән “Китап – безнең дустыбыз” дип аталган мәдәни дәрес үткәрелде. Укучылар китап, китапханә турында бай эчтәлекле мәгълүмат белән таныштылар. Һәр укучы үзенең яраткан китабын сайлап алды. Шигырьләрне кычкырып уку оештырылды.


4
март, 2016 ел
җомга

    Габдулла Тукай...Бармы икән безнең арада бу олуг шагыйребез турында ишетмәгән, аның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган , шигырьләрен яттан сөйләмәгән бала? Юктыр, мөгаен.Әйе, Габдулла Тукай иҗаты – серле бакча кебек могҗизалы ил.Ул һәркемне үзенә чакырып тора, аның исеме, иҗаты  беркайчан  да онытылмас,чөнки Тукай – бөек шагыйрь!

   Агымдагы ел сөекле шагыйребезнең 130 еллыгын  үз эченә ала. Ил күләмендә   5 яшьтән 14 яшькәчә балалар  катнашында “Тукай  иленә сәяхәт” исемле акция  старт алды. Кили авыл китапханәсендә  3 март көнне  урта һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары  белән  “ Тукайның әкиятләр дөньясында” дигән  чара үткәрелде. Табышмаклар аша Тукай дөньясына  үтеп кереп, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләрендә “кунакта булдык”.

3 март көнне Балтач Мәдәният үзәге автоклуб оешмасы Тагашур авылы халкына терлекчеләр йортында бәйрәм концерты куеп кайтты.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кенә авыл клубында теннис уеннары оешытрылып җибәрелде. Яшьләр бирегә бик теләп йориләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International