Чепья балалар китапханәсендә кино елына багышланган "В стране мультяшек" чарасы үткәрелде.Урта мәктәпнең 3 сыйныф укучылары 2 командага "Леопольд" һәм "Цветик-семицветик" бүленеп ярыштылар. Ярышлар барышында алар яраткан мультикларын искә төшерделәр, төрле предметлар аша геройларны таныдылар, табышмаклар чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Мультфильмнар төшерелгән балалар китаплары белән таныштылар һәм өйләренә укырга алдылар.