Мәңге сулмас яз гөле Сез, Әни, Апа, Сеңелләр!..

2016 елның 5 марты, шимбә

Март!  Яз  башы,  язның  беренче  ае.  Яз  белән  әйтерсең,  барлык  тирәлек, яңадан   яңара,  табигать  озакка  талган  йокысыннан,  күкрәк  тутырып сулыш  алып  күзен  ача.  Язгы  табигать  әйтерсең  яңа  туган  сабый!  Кар астыннан  җир  күренер-күренмәс  борын  төрткән  яңа  үлән,  яңа  чәчәк, яңа  уҗым,  яңа  бөре...  бар  табигать  әйтерсең  яңадан  туа,  яңадан  яра-ла.  Яз  үзе  белән,  матур  бәйрәмебез -  8  нче  Март  хатын-кызлар  көнен алып  килүче  дә.  Хатын-кызның  матурлыгы,  гүзәллеге,  алиhалеге  дә,  нәкъ менә,  язның  кояш  нурларыннан,  тагын  да  балкый,  нәфисләнә,  уяна,  әйтерсең  кар  астыннан  кояшка  тартылган   умырзая,  язгы  ләлә  чәчәк ата.  Әйтерсең  лә  хатын-кыз  үзенең  камиллеге  белән  язны  тагын  да  матурлый,  тирә-якны  тагын  да  матурлый  төшә.  Шул  ук  вакытта,  hәр хатын-кыз,  күңеле  белән  яздан  нидер  көтә,  нидер  өмет  итә. 5 март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә яшьләр белән үткән “Мәңге сулмас яз гөле Сез, Әни, Апа, Сеңелләр!..” дип аталган әңгәмә әнә шул турыда иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International