Районыбызда ветеринария хезмәте күрсәтуне яхшырту өчен яӊадан-яӊа мөмкинлекләр булдырыла.
Чутай, Карадуган, Алан авылларында төзелгэн ветеринария үзәкләреннән мал-туар тотучы авыл хезмәтчәннәре бик канәгать, дарулар ла, төрле бирә торган өстәмә витамин катнашмалар да сыйфатлы һәм арзан, диләр алар. 2015 елда Балтач бистәсендә район ветеринария үзәгенә капиталь ремонт ясалу бик вакытлы булды. Менә хәзер 4нче ветеринария үзәге Яӊгулда төзелә, аныӊ модульләрдән торган стеналары бастырылып, түбәсе ябылган, калган эшләре язга ныклап аяк баскач булыр, дип көтелә.