Хөрмәтле райондашлар!
Балтач үзәк китапханәсе, сезне “Китапханәдә book-кроссинг” акциясендә катнашырга чакыра. Book-кроссинг – укылган китап, журналларны башкаларга тәкъдим итү, иреккә җибәрү дигән сүз. Әгәр дә өегездә укылган тик ята торган китаплар яки журналлар булса, китапханәгә алып килегез. Алар өчен бездә “Теләсәң ал, булдыралсаң башкага бир” исемле күргәзмә эшли. Бу күргәзмәдән китап, журналларны яздырмыйча алырга, укыгач дусларга тапшырырга мөмкин. Шулай итеп, китап журналлар сәяхәткә чыга!
Без зур өметләр белән киштәләрнең тулып торуын көтәбез!