Балтач “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә бәйрәм концерты.

2016 елның 11 марты, җомга

   Балтач “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә районыбызның мәктәп, мәдәният йортлары хәйрия  концертлары белән  килеп тора. Әлеге чаралар бүлекчә өчен радициягә әверелде. Биредә җыр-моң кичәләре гөрләп уза. Бүген дә Кенә гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм Арча педагогик коллиятеннән Алмаз Закиров, Рәдис Фәйзрахманов көче белән  әзерләнгән концерт –өлкәннәребезгә онытылмаслык мизгелләр калдырды.

   Әлеге чараны Кенә гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамиева Римма Наил кызы башлап җибәрде. Ул залда утыручы тамашачыларны узган  бәйрәмнәр һәм тернәкләнү узучы пенсионер Флера Махмутованы туган көне белән тәбрикләде. Укучылар, яшь булуларына карамастан җилкендереп татар, рус халык биюләре белән өлкәннәребезне сөендерделәр. Сабирова Әлфинә башкаруындагы “Әнием йөрәге” шигыре күпләрнең күңелләрен йомшартып җибәрде.  Концерт барышында 4 сыйныф укучылары Гөлия Ганиева һәм Сөмбел Ибрагимова “Җиләкле җәй” һәм “Чишмә” җырларын башкардылар. Концерт өлкәннәребезгә бик ошады.

   Чара ахырында рәхмәт йөзеннән тернәкләнүчеләр әлеге концертны башкаручыларга теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Уз чиратында балалар эчләренә тулган шатлыктан яңадан шушындый матур концерт белән килергә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International