ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе
Республикабызда игълан ителгән Мәрхәмәтлелек атналыгы кысыларында 17 апрель көнне  Норма мэдэният йорты хезмэткэрлэре, Яшьлэр онлайн торкеме белэн бергэлэп,  саф һавада велосипедларда йорү оештырдылар
16 апрель көнне Шубан авылы мәдәният йорты үзешчәннәре район мәдәният үзәгендә җирле үзидарәләр арасында барган " И, туган як кичләре" дип исемләнгән конкурста катнаштылар.

18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

   18 апрелькөнне Түнтәр авыл китапханәсендә 5 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз өчен "Тукай иленә сәяхәт" исемле беренче бөтенроссия акциясе кысаларында "Безнең күңелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Максатыбыз, Г, Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, сәнгатьле итеп уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, сөекле шагыйребез Г. Тукай белән горурлану хисе тәрбияләү иде. Кичәбезнең икенче бүлегендә "Акыл яшьтә түгел - башта" исемле бәхетле очрак уенында булган белемнәрен барлап тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар.

15 апрель көнне "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәрләре Чепья реабилитация үзәгендә Габдулла Тукайның 130еллыгы уңаеннан чара уздырдылар
Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре, Яшьләр online, ZoorZoom һәм Балтаси.ру белән берлектә кечкенә генә өмә үткәрде. Кызык булды, матур булды, чиста булды)#чистабалтач
16-17 апрель көннәрендә  районыбызның балалар сәнгать мәктәбе укучылары Малмыж шәһәрендә узган "Созвездие-2016" бәйгесендә катнашып призлы урыннар яуладылар.

13 апрель көнне Сосна авыл китапханәсендә "...И мөкатдәс сазым " исемле Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте. Кичәгә 1-4 сыйныф укучылары Г. Тукай шигырьләрен өйрәнеп бик матур әзерлек белән килделәр, китапханәче сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар .

Бөек шагыйребез Габдула Тукайның тууына 130 еллыгына карата Чепья авыл китапханәсе "Халыклар Дуслыгы музее хезмәткәрләре белән "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен "Тукай кайта һәр язда" исемле әдәби кичә үткәрде. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру презентация белән баетылды, шигырьләре укылды, мини викторина үткәрелеп, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң сөендергәне шул, ял итүчеләр викторина сорауларына берсен берсе уздыра уздыра җавапларын әйтеп кенә тордылар. Әйе, Тукай әкиятләрендә, шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән өлкәннәребез бүген дә шагыйрьнең иҗатына мөкиббән.

Чара шагыйрьнең "Туган тел" җырын күмәк башкару  белән тәмамланды.

    Тукай язы һәр татар милләтеннән булган кешене дә, аеруча да шушы көннәрдә үзе артыннан ияртәдер мөгаен! Бу тарафтан, Көек китапханәсендә дә бөек шагыйребезгә багышланган чаралар үз башлангычын алды. 10 апрель көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч һәм 7 сыйныфка хәтле укучылар белән берлектә “Без Тукай оныклары, без мираслы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек. Укучыларым шагыйребезнең тормыш юлына кагылышлы вакыйгаларны һәм иҗат җимешләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Кычкырып уку буенча үзара көч сынаштылар һәм шагыйребез белән бәйле викторина сорауларына җаваплар искәртеп үттеләр. Балачак әкиятләрендәге персонажларны сәхнәләштергәндә чын образга кереп  Тукай дөньясында булган кебек  тойдык үзебезне. Ә алда әле безне Тукай белән бәйле чаралар күп көтә.


15
апрель, 2016 ел
җомга

12 нче апрель көнне Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсендә   Нөнәгәр һәм Яңгул  мәктәбе укучылары катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International