12 нче апрель көнне Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсендә Нөнәгәр һәм Яңгул мәктәбе укучылары катнашты
13 нче апрельдә Салавыч күппрофильле лицеенда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район күләмендә Тукай укулары үтте
Балтач районы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Көзге терапиясе” исемле программа эшләнелде һәм уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Бу программа инсульт, инфаркт кичергән кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән.
Карадуган авылында урнашкан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда 7-8 сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе узды.
13 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә кул эшләрен сөюче китап укучылар "Салават күпере" түгәрәгенә кабаттан җыелдылар. Түгәрәк җитәкчесе Гүзәл Фаттахова тозлы камырдан аш бүлмәсенә натюрморт ясау серләренә төшендерде.Безнең түгәрәккә йөрергә теләүче райондашларыбызны китапханәбездә көтәбез.
13 апрель көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 2-3 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз кунак булып "Җанга татлы китап" исемле кичәдә катнаштылар. "Тукай иленә сәяхәт" исемле бөтенроссия акциясе кысаларында яраткан язучыларының шигырьләрен кычкырып укып фикер алыштылар. Китапханәгә килүче балалар өчен чыгарылган журнал битләренә сәяхәт кылып шагыйрьнең сабый чагы, нәни Апушны Тукай иткән Җаек белән таныштылар, китапка хөрмәт, сакчыл карарга өйрәнделәр. Соңыннан Тукай шигырендәге хайваннар булып төрле уеннар уйнап ял иттеләр.
12нче апрель көнне Арбор авыл китапханәсенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар кунакка килде.Г.Тукайга багышланган айлык чараларга бик бай . Шундый чараларның берсендә балалар шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы белән таныштылар, әкиятләрен тыңладылар.
Балтач үзәк балалар китапханәсенә төрле яшьтәге китап укучыларыбызны сөендереп, һәр баланың һәм аларның әти-әниләренең күңелләренә хуш килерлек итеп бизәлгән, зур шрифтлы яңа китаплар кайтты.Нәниләрне дөньяны танып-белергә өйрәтүче “Уйный-уйный өйрәнәм” сериясенә кергән “Әвәләп ясыйбыз”, “Ярый-ярамый”, “Беренче җөмләләрем”, “Рәсем ясыйм”, “Бер-күп зур-кечкенә форма” китаплары, татар һәм рус язучылары әсәрләре, чит ил язучыларының татарчага тәрҗемәсе һәм башка китаплар балаларны мавыктыргыч әдәбият дөньясына алып керә.
Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Китапханәбезгә рәхим итегез, яңа китаплар сезне көтә!
9 апрель көнне Балтач Халык театры Наил Гаетбайның "Кызлар килде авылга" спектаклен сәхнәләштереп Әтнә районы мәдният йортында "Идел йорт" республика күләм бәйгедә катнаштылар.
НОРМА МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ЯШЬЛӘР ОНЛАЙН ТӨРКЕМЕ БЕЛӘН БЕРГӘ ОМӘГӘ ЧЫКТЫЛАР