“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл!” дигән девиз безнең күңелләрдә һәрвакыт яңгырый. Аеруча да яз җитү белән күбебез кыштан җыелып килгән “Тун”нарын салырга тырыша. “Тышкы яктан матур булыйм дисәң-сау-сәламәт бул!” да диләр бит. Сәламәтлекнең төп нигезе дә-дөрес туклану, режимлы туклану миңа калса. Боларның барысын да истә тотып “7 нче апрель-Бөтендөнья сәламәтлек” көнен билгеләп үтү уңаеннан Көек китапханәсендә 9 нчы апрель көнне“Без сәламәтлек өчен!" дип исемләнгән авылыбыз яшьләре белән уен- чара үткәрдек.
“Яхшы зиһен һәм спорт-менә дигән сәламәтлек билгесе!”дигән сүзләр дә әлеге чарада бик урынлы булды! Чөнки биредә без әңгәмә үткәреп кенә калмадык, сәламәтлекккә кагылышлы кызыклы табышмаклар чиштек, фикер йөртергә этәрә торган сорауларга җаваплар таптык! Хәрәкәтле уеннар аша тәнне дә зиһенне дә ныгыттык! Рәхәтләнеп күңел ачтык! Ә “иң актив”, “иң җитез” һәм “иң тапкыр”ларга махсус медальләр биреп бүләкләдек тә. Соңыннан флешмоб формасында үткән җыен белән күңелле, сау-сәламәт, шат көлешүләр белән таралыштык. Яшьләр-безнең киләчәк! Киапханәдә алар минем иң актив укучылар һәм катнашучыларым! Мин гомумән, Көек авылы яшьләренең сәламәт тормыш алып баруларын бик уңай күренеш дип уйлыйм!
“Китап укып елый алганның күңелле чиста була!”,дигән борынгы акыл ияләре. Чыннан да, китап, басма мәгълүмат ала алу үзе олы бәхет бит ул! Аның үзенең уңай яклары да бик күп, син чын кәгазь исен тоясың, күз күремең яхшыра, киресенчә начарлана диючеләр белән һич кенә дә килешми. Үзем югары уку йортын тәммамлап чыкканчы бөтенләй дә күзлек киюдән котылдым!!! Һәм монда күп-күп итеп китап укуның файдасын күрдем! Ярар, китап уку турында күп бик күп язып була, ләкин бүгенге язмам нәни дусларым белән үткәргән чара турында! Көек китапханәсендә 2 нче апрель көнне “Бөтендөнья китап көне” уңаеннан . “Бала күңеле аша китапка!” дип исемләнгән чара үтте. Биредә 1 сыйныфтан алып 7 сыйныфка хәтле укчыларым катнашты.
Балада кечкенәдән китапка карата олы хисләр тәрбияләргә кирәк! Моның белән күпләр килешәдер, зур-зур рәсемнәргә мавыгып карап утырган сабыйй бала, тора-бара аны үз күзе белән кәгазь битенә төртә-төртә нәрсә язылганын үзе дә укып карыйсы килә башлый. Менә шулай күркәм хисләр башлана да китапханәдә. Һәм әйтергә кирәк, кечкенә авыл өчен балалар әдәбияты фонды да әз дип уйламыйм. Бу көнне без укучыларым белән үзләренең күңелләренә хуш булган китапларны кулга алып фикер йөрттек, төрле викторина сорауларына җавап таптык, презентация карадык һәм һәр коллективта бик яратып уйнала торган “исемен әйт!” уенын уйнадык. Балалар китабыннан алынган әкиятнең исемен кәгазьгә язып маңгайга ябыштырабыз, башкалар төрлечә әйтеп аңа җавапны табарга булышалар. Фикер йөртергә, кызыксыну уятырга бу менә дигән мөмкинлек, чара азагында төрле әкиятләрне үз стилебезгә күчереп уйнап карадык! Шулай ук биредә канатлы дусларыбыз-кошлар турында да фикер алыштык, бик теләп китапханәбез янында гына үз булырга өлгергән кошчыкларыбызны күзәттек.
Кош-корт асраучылар өчен дәүләт субсидия бирә дигән сүз чыккач, райондашларыбыз бер мәлгә аптырап калды. Өйдән-өйгә килеп тавык саный башларлармы, диючеләр дә табылды. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илшат Галимуллин белән сөйләшеп алырга булдык.
Ул исә башка субсидияләр турында да таныштырды.
– Илшат Солтанович, йорт кошлары өчен дәүләт субсидия бирәчәк дигән яңалык районыбыз халкында кызыксыну уятты, ул хакта тулырак сөйләп үтсәгезче...
– ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карар нигезендә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән кош-кортлар өчен быел беренче тапкыр субсидия барлыкка килде. Шушы карарны үтәү нигезендә без үзебездә киңәшмә үткәреп, әлеге субсидияне алу тәртипләре һәм шартлары турында бөтен җирлек башлыкларына аңлаттык, чөнки төп документлар белән эшләү аларга йөкләнелде. Алар кешеләрдән бөтен кирәкле документларны туплап, районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырачак, ә идарә документларның дөреслеген карап чыкканнан соң аларны министрлыкка юллаячак һәм шуннан соң гына районыбызга акча күчәчәк. Районга шушы максатларга барлыгы 696 мең сум акча каралды, шуны да искәртеп узарга кирәк, әлеге акча барлык райондашларыбызга да җитмәскә мөмкин.
– Әлеге субсидия нинди кош-кортларга бирелә һәм аның күләме күпме каралган?
– Субсидия бройлер чебие, үрдәк, каз, күркәгә биреләчәк. Күләменә килгәндә, бер бройлер чебигә – 30, үрдәккә – 80, каз һәм күркәгә 100 сум субсидия каралган. Ә шартлары түбәндәгечә: кош-кортларны бары тик 1 июньгә кадәр республикабызда урнашкан инкубаторлардан гына алу зарур һәм аларның яше 1 айдан югары булырга тиеш түгел. Райондашларыбыз субсидияне алу өчен җирлеккә мөрәҗәгать иткәндә шушы алынган чебиләрне һәм үрдәкләрне – 2 ай, каз һәм күркәләрне кимендә 4 ай сакланышын тәэмин итәргә бурычлы. Алынган кош-кортларның саны 50дән ким булмавы да төп шарт булып тора.
– Шәхси хуҗалыкларга тагын нинди мөмкинлекләр тәкъдим ителә?
– Хуҗалыгында ел башына 3 сыеры булып һәм сыер санын 8 башка җиткерү өчен миниферма төзегән очракта 200 мең сум субсидия бирелә торган программа икенче елын эшләп килә. Узган ел аны 9 райондашыбыз алган иде. Быел аңа өстәмә рәвешетә бераз үзгәреш керде. Ел башына 2 сыеры булса, ел дәвамында сыер санын 5кә җиткерү өчен яңа миниферма төзесә, бу кешегә дәүләттән 100 мең сум субсидия биреләчәк. Мөгезле эре терлекләргә бирелә торган субсидияләрнең тагын берсе – юридик зат статусы булган хуҗалыклардан тана яки бер бозаулаган сыер алган очракта 15 мең сум күләмендә, ә нәселле хуҗалык лицензиясе булган фермалардан нәселле тана яки бер бозаулаган нәселле сыер алган очракта 20 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Шуны да әйтеп узу зарур, малларны ничә баш алсаң да, аның бишесенә генә субсидия алып булачак. Ягъни, кеше 7 яки 10 баш тана яки сыер алды ди, бу очракта аның 5сенә генә дәүләт ярдәме каралган.
– Илшат Солтанович, соңгы елларда кәҗә үрчетүче райондашларыбыз да күбәеп китте, аларга да ярдәм каралганмы?
– Быел тәүге тапкыр кәҗәләргә субсидия бирелә башлады. Лицензиясе булган хуҗалыктан нәселле кәҗә алган очракта, бер кәҗә башына 8 мең сум субсидия бирелә. Кәҗәдән тыш, районыбызда ат асраучылар да күп, аларга да кызыклы мәгълүмат җиткерәсем килә, 3 яшьтән югары булган бияләргә 1 башка 3 мең сум күләмендә субсидия каралган. Ләкин шундый таләбе бар – әлеге атның ел башында авыл җирлегендәге хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булуы шарт.
– Әлеге яңалык бистә халкына кагыламы һәм бу субсидияләр буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә?
– Әйе, әлбәттә, бистәбез халкы да бу мөмкинлектән файдалана ала. Барлык сораулар буенча Балтач шәһәр җирлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2 апрель көнне яшьләр белән Борнак авыл китапханәсендә “Омтылсаң яңалыкка, рәхим ит, матбугатка” исемле әңгәмә үткәрелде.
Борнак авыл китапханәсендә 1 апрель көнне «Язны сәламли кошлар” исемле кичә булып узды. Кичә кошларга багышланган күргәзмә белән таныштырудан башланып китте. Кошларга багышланган шигырьләр , викториналар кичәне тагында баетып җибәрде.
4 апрель көнне Таузар балалар бакчасында “Әкият ялган , тик шул
хак...” исеме астында рус халык әкиятләре буенча викторина үткәрелде.
Викторинаның беренче туры “Кайсы әкияттән?” дип аталды. Укылган өзек
буенча әкиятне белергә кирәк иде. Икенче тур- “ Әкият геройларының
исемнәрен беләсеңме?” дип аталды. Викторина ахырында “Мырау батыр”
дигән исемдәге китаптан “Әтәчкәй -алтын кикриккәй ” әкиятен укып,
“Шалкан”, “Йомры икмәк” китапларына обзорлар ясалды.
7 апрель көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе итеп Балтач гомуми урта белем мәктәбе директоры Гыйләҗева Гөлчәчәк Фидаиль кызы билгеләнде.
Ел башынннан Казан ГХАТ идарәсендә балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылырга теләүче парлар белән очрашулар уздыра. «Гаиләне саклыйк» программасы аерылышуларны кыскартуга юнәлдерелгән. Бу проект эшли башлаганнан бирле анда 122 пар катнашты, 79 пар гаиләләрен саклап калырга булдылар, шул исәптән январь аенда – 15 пар, февраль аенда – 25 пар, март аенда - 39 пар