Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе итеп Балтач гомуми урта белем мәктәбе директоры Гыйләҗева Гөлчәчәк Фидаиль кызы билгеләнде. Гражданнарны кабул итү шимбә көнне (13.00 сәг. - 15.00 сәг.) түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Балтач поселогы, К.Маркс урамы, 7 йорт, директор кабинеты, мәгълүмат алу өчен телефоннар 2-53-97, 2-43-40.