“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл!” дигән девиз безнең күңелләрдә һәрвакыт яңгырый. Аеруча да яз җитү белән күбебез кыштан җыелып килгән “Тун”нарын салырга тырыша. “Тышкы яктан матур булыйм дисәң-сау-сәламәт бул!” да диләр бит. Сәламәтлекнең төп нигезе дә-дөрес туклану, режимлы туклану миңа калса. Боларның барысын да истә тотып “7 нче апрель-Бөтендөнья сәламәтлек” көнен билгеләп үтү уңаеннан Көек китапханәсендә 9 нчы апрель көнне“Без сәламәтлек өчен!" дип исемләнгән авылыбыз яшьләре белән уен- чара үткәрдек.
“Яхшы зиһен һәм спорт-менә дигән сәламәтлек билгесе!”дигән сүзләр дә әлеге чарада бик урынлы булды! Чөнки биредә без әңгәмә үткәреп кенә калмадык, сәламәтлекккә кагылышлы кызыклы табышмаклар чиштек, фикер йөртергә этәрә торган сорауларга җаваплар таптык! Хәрәкәтле уеннар аша тәнне дә зиһенне дә ныгыттык! Рәхәтләнеп күңел ачтык! Ә “иң актив”, “иң җитез” һәм “иң тапкыр”ларга махсус медальләр биреп бүләкләдек тә. Соңыннан флешмоб формасында үткән җыен белән күңелле, сау-сәламәт, шат көлешүләр белән таралыштык. Яшьләр-безнең киләчәк! Киапханәдә алар минем иң актив укучылар һәм катнашучыларым!Мин гомумән, Көек авылы яшьләренең сәламәт тормыш алып баруларын бик уңай күренеш дип уйлыйм!