“Китап укып елый алганның күңелле чиста була!”,дигән борынгы акыл ияләре. Чыннан да, китап, басма мәгълүмат ала алу үзе олы бәхет бит ул! Аның үзенең уңай яклары да бик күп, син чын кәгазь исен тоясың, күз күремең яхшыра, киресенчә начарлана диючеләр белән һич кенә дә килешми. Үзем югары уку йортын тәммамлап чыкканчы бөтенләй дә күзлек киюдән котылдым!!! Һәм монда күп-күп итеп китап укуның файдасын күрдем! Ярар, китап уку турында күп бик күп язып була, ләкин бүгенге язмам нәни дусларым белән үткәргән чара турында! Көек китапханәсендә 2 нче апрель көнне “Бөтендөнь китап көне” уңаеннан “Бала күңеле аша китапка!” дип исемләнгән чара үтте. Биредә 1 сыйныфтан алып 7 сыйныфка хәтле укчыларым катнашты.
Балада кечкенәдән китапка карата олы хисләр тәрбияләргә кирәк! Моның белән күпләр килешәдер, зур-зур рәсемнәргә мавыгып карап утырган сабыйй бала, тора-бара аны үз күзе белән кәгазь битенә төртә-төртә нәрсә язылганын үзе дә укып карыйсы килә башлый. Менә шулай күркәм хисләр башлана да китапханәдә. Минем иң еш кунак була торган укучыларым да балалар! Аллага шөкер! Һәм әйтергә кирәк, кечкенә авыл өчен балалар әдәбияты фонды да әз дип уйламыйм. Бу көнне без укучыларым белән үзләренең күңелләренә хуш булган китапларны кулга алып фикер йөрттек, төрле викторина сорауларына җавап таптык, презентация карадык һәм һәр коллективта бик яратып уйнала торган “исемен әйт!” уенын уйнадык. Балалар китабыннан алынган әкиятнең исемен кәгазьгә язып маңгайга ябыштырабыз, башкалар төрлечә әйтеп аңа җавапны табарга булышалар. Фикер йөртергә, кызыксыну уятырга бу менә дигән мөмкинлек, чара азагында төрле әкиятләрне үз стилебезгә күчереп уйнап карадык! Шулай ук биредә канатлы дусларыбыз-кошлар турында да фикер алыштык, бик теләп китапханәбез янында гына үз булырга өлгергән кошчыкларыбызны күзәттек.