ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 апрель көнне халкыбызның бөек улы Г.Тукайның тууына 130 еллыкка багышлап “Тукай дөньясына сәяхәт”- “Путешествие в мир Тукая” исемле беренче Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач бистәсенең “Сөенеч” исемле 5 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  “Тукай дөньясына сәяхәт” дигәнакция үткәрделәр. Акция барышында сабыйлар олуг шагыйрьнең аянычлы балачагы, иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар. Тукайның Шүрәлесе нәниләргә күчтәнәчкә шагыйрь әсәрләре буенча төзелгән сорауларын да алып килгән иде. ЧарабызГ. Тукайның тормыш юлы буенча ясалган презентация белән үрелеп барды. Шулай ук сабыйлар шагыйрьнең китапханә фондында булган китаплары белән дә таныштылар.

Бөтен татар иле, быел Г. Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтә.  Бу уңайдан Чепья авылының балалар һәм зурлар китапханәләрендә дә һәртөрле чаралар үткәрелеп торыла.   Менә апрельнең 16 - 26 сына кадәр "Тукай укулары" оештырылды. Шушы көннәрдә китапханәгә килгән һәркем Тукайга багышланган китап күргәзмәләре янында шагыйрьнең әсәрләрен кычкырып укыйлар, видеога төшәләр.

“Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”а теләп кушылып китте. 20 апрель көнне Эльвира Әхмадуллина волонтерлар белән Балтач район шифаханәсендә "Битарафлыкка каршы привика" исемле акция оештырды. Дәваланучы балалар матур итеп киенгән клоуннарга шатландылар, Жу-жу һәм Зи-зи исемле бал кортлары уздырган күңелле уеннарда, ярышларда катнаштылар.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Игенчегә бетмәс-төкәннмәс  мәшәкатьләр алып килгән яз көннән көн кыр эшләрен тизләтүне мәҗбүр итә.

Иген уҗымнарны тукландыруда иӊ беренче Тимирязев исемендәге хуҗалык өлгерлек күрсәтте. «Татарстан», «Игенче», "Яна тормыш», «Дуслык», «Труд»  хуҗалык   басуларында эш гөрли, «Борнак»лылар  исә бар уҗымнарын тукландыруны тәмамладылар.    «Кызыл юл», «Сорнай» игенчеләре дә басуларга юл алды, башка хуҗалыкларда басуга чыгарга мөмкинлекне зарыгып көтәләр.  Хәерле сәгатьтә, игенче!

Тимирязев исемендәге җәмгыять үз басуларына ашлама керттерү эшенә тотынды.

Соңгы ике көндә Салавыч ягындагы көзге бодай басуын, аннан Шәмәрдән ягындагы, үзләренчә әйтсәк, аэродром кырын ашлаганнар. Ашлама кертүне "Агрохимсервис" җәмгыятенә караган "Туман" дигән заманча яңа төр техника башкара. Якынча 200 гектар җирне ашлап куйды тимирязевлылар, башка басуларга керерлек булуга, аларына да тәвәкәлләргә әзер торалар. Хәерле эшләр, хәерле сәгатьтә булсын!

18 апрельдән – 16 майга кадәр Татарстан районнарында "2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү" айлыгы уздырыла.


Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Республика һөнәр берлеге ярдәмендә узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

 

Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясала һәм аларның нәтиҗәләре буенча фикер алышу үткәрелеп, хезмәтне саклау эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләрне, белгечләрне һәм башкаларны бүләкләү оештырыла.

Яшьләр авылда калу яклы түгел хәзер, сәбәбен эшсезлек белән бәйлиләр. Авыл хуҗалыгындагы хезмәтне кара эшкә санап, чистасын эзлиләр. Ләкин әңгәмәдәшем Раил Сәгъдиевны андыйлар рәтенә кертеп булмый.

Карадуган авылы егете кечкенәдән  кул арасына кереп үсә, әтисенә төп ярдәмче, әнисенә терәк ул. Укытучылар гаиләсендә үскән егет үз юлын ни өчен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән? Бүгенге көндә «Игенче» хуҗалыгында баш инженер булып эшләүче Раилдән әлеге серне ачуын сорадым.


– Раил, әти дә, әни дә укытучы булганда балалары да алар юлыннан китәр диләр, тик син җиргә, туфракка бәйле һөнәр сайлагансың. Моңа нәрсә этәргеч бирде соң?
– Мин кечкенәдән колхоз тирәсендә йөрдем, җәйге каникулларда да өйдә тормый идем. Башлангычы шуннан булгандыр аның, шул вакыттан ук күңелгә сеңеп калгандыр.  Һөнәр сайлау моментына килеп җиткәч, икеләнеп тордым дип әйтә алмыйм, күңелем кушканча эшләдем. Бүгенге көндә әлеге адымымның нәтиҗәләрен күреп, сөенеп яшим һәм эшлим. Ә укытучы һөнәренә килгәндә, аның бөтен нечкәлекләрен кечкенәдән күреп үстем. Мин ул һөнәрне хөрмәт итәм, ләкин ул мин башкара алырдай эш түгел.


– «Игенче» хуҗалыгында баш инженер буларак ничек эшли башладың? Тәҗрибәсез килеш эшләп китү читен булмадымы?
– “Игенче”дә хезмәт юлымны агроном буларак башлап җибәрдем. 2011 елда Казан Аграр университетының агрономика факультетын тәмамлап кайтканнан соң, шул юнәлештә эшли башладым. Озак та тормадым, Ватан алдындагы хезмәтемне үтәргә - Тадҗикистанга киттем. Армия сафларыннан кайткач, янәдән агроном булып эшләдем, ә соңгы ике елда баш инженер буларак хезмәт куям. Һәр эшнең дә үз авырлыклары була, андый чакта сабыр итә белергә һәм туйдым дип кул селтәмәскә генә кирәк.


– Раил, механизаторлар яшь булуыңнан файдаланмыйлармы? Таләпчәнлегең бармы?
– Механизаторлар арасында яшьтәшләрем дә бар, шушы җирлектә туып-үскәч, барысы да диярлек аралашып йөргән кешеләр. Кешегә тавыш күтәреп кенә эш алып барып булмый, һәрберсенә үз юлын табып эшләргә тырышам. Күпчелек вакытта хуҗалыгыбыздагы башка белгечләрдән һәм районыбыздагы коллегаларымнан да киңәшләр сорыйм, алардан чыгып та яңа эш алымнарына өйрәнәм.


– Раил, син тик утыра торганнардан түгел: я эштә, я спортта син, я сәхнәдә ... Без белмәгән тагын нинди серле якларың бар?
– Әйе, чыннан да мин бик актив кеше. Волейбол, футбол, хоккей уйнарга яратам, көрәш ярышларында катнашам, чакырсалар  спектакльләрдә уйнаудан да баш тартмыйм. Гомумән, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем белән янәшә атлап яшәргә тырышам. Шулай ук биергә дә яратам әле мин.


– Баштарак сине ат чабышларында да күрә идек, хәзер ничек?
– Карадуганда мебель фабрикасы эшләгән елларда анда ат абзары бар иде. Без – малайлар шунда йөри идек: атларга ашарга биреп, аларны тәрбияләргә яраттык. Шуннан ат чабышларына әзерләнеп, Сабантуйларда катнаша башладым. Ул мизгелләрне мөгаен бер нәрсә белән дә чагыштырып булмыйдыр. Ә хәзер инде ат чабышларында йөрергә вакыт юк. Иртәнге 6да эш көнем башланып, кичен планлаштырган эшләр беткәч кенә, өйгә кайтып керәм.

 

 

P.S. Авыл хуҗалыгы белгечлегенә укучы студентлар өчен мөмкинлекләр зур. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, хуҗалык һәм югары белем бирү йорты арасында өч яклы килешү төзелеп, студентка хуҗалыктан - 5, министрлыктан - 5 мең сум, гомуми алганда 10 мең сум стипендия түләнү каралган. Әгәр 11 сыйныф укучылары әлегә кадәр кая барырга дигән сайлау алдында торсалар, бу исә алар өчен менә дигән мөмкинлек.

 


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 16 нчы апреленнән 23 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасында ирекле “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы- яхшы эшләр эстафетасы” акциясе бара. Шул акция кысаларында 19 апрельдә “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья гомумбелем мәктәбенең укучылары һәм укытучылары катнашында хәйрия концерты булып узды. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр мәрхәмәтлелек темасын яктыртттылар.

Ямьле апрель аенда бар җиһан зурлап халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үтә. Китапханәләрдә, мәдәният йортларында, ял паркларында шагыйрьнең иҗатына, әсәрләренә багышлап төрле чаралар уза. Менә бүген, 19 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  дә яраткан шагыйребезне балаларга тагы да якынайту, әсәрләре,  гыйбрәтле тормышы белән таныштыру максатыннан “Тукайлы  яз” исемле әдәби кичә узды. Кичә барышында китап укучыларыбыз аның китапханәдәге китапларына сәяхәт кылдылар, әсәрләре буенча төзелгән сорауларга җаваплар бирделәр, шагыйрьнең шигырь-әкиятләрен тыңладылар. Ә Балтач урта мәктәбенең 4Б сыйныфы укучылары көче белән әзерләнгән Тукай әкиятләре буенча күрсәтелгән күренеш (җитәкчеләре Тухватуллина Ф.К., Ибраһимова А.Р.) чарабызның зур бизәге булды. Кичәбезнең кунаклары булган гимназиянең 1А сыйныфы укучылары үзләренә күп мәгълүмат һәм укырга китап алып киттеләр.

22 апрель көнне үзәк китапханәдә "Серле кино дөньясы" исемендә китапханә төне үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International