4 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 4А,Б сыйныфында укучы китап укучыларыбыз өчен “Балаларга сугыш турында укыйбыз”- “Читаем детям о войне” исемле VIIХалыкара акциясе кысаларында кычкырып укулар узды. “Читаем книги о войне” дип аталган китап күргәзмәсенә куелган “Салют, Пионерия!”, Ю.Яковлевның “Где стояла батарея”, Н. Ходзаның “Дорога жизни” һәм М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” китапларыннан өзекләр укылды. Ахырдан балалар укылганнардан чыгып, сорауларга җавап бирделәр. Акциядә барлыгы 47 бала катнашты.
Яңгул китапханәчеләре 4 май көнне "Балалрга сугыш турында укыйбыз" баш астында ,6-7 класс укучыларын сугыш турындагы китаплар белән таныштырып,аларны кычкырып укыдылар.Бу кичәнең максаты балаларда бик сирәк калган сугыш ветераннарын,тыл ветераннарын хөрмәтләү ,аларны кадерләү,бу китаплар аша аларның нинди авыр юл үткәннәрен төшендерү иде.Без үз максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.
Бөрбаш китапханә филиалында 4 май көнне «Читаем детям о войне» дөньякүләм акциясе кысаларында 8 сыйныф укучылары белән Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» китабы буенча кычкырып укулар узды.
4 май көнне Пыжмара авылы китапханәсендә 1,3,4 сыйныф укучылары белән “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле VII Бөтендөнья Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды. Әлеге чарада Муса Җәлилнең “Джим” поэмасы, “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре укылды. Барлыгы 16 укучы катнашты.
21 апрель көнне Пыжмара авылы китапханәсендә 3,4, 5 сыйныф укучылары белән "Тукай иленә сәяхәт" исемле беренче Бөтенроссия акциясе кысаларында Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар,"Су анасы","Шүрәле" әкиятләрен,"Туган тел", "Бала белән күбәләк", "Пар ат", Кызыклы шәкерт","Эш беткәч, уйнарга ярый "шигырьләрен кычкырып укыдылар.Укылган әкиятләре, шигырьләре буенча фикер алышулар булды. Барлыгы 9 укучы катнашты.
Пыжмара авыл китапханәсеннән районда үткәрелгән Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай әкиятләре - илһам чыганагы" бәйгесендә 3 нче сыйныф укучысы Шаябтдинова Инзилә катнашты. Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә пластилиннан аппликация ясап 2 нче урынны яулады. Җитәкчесе: китапханәче Әхмәтшина Д.Х.
1 май бәйрэме уңаеннан Кенәбаш авылы клубында авыл узешчәннәре һэм өлкэннэр көче белэн " Җырлап яшик туган жирдә" дип исемләнгән концерт булып узды
Тиздән, без яшь буынга тыныч тормыш бүләк иткән хөрмәтлеләребез-сугыш һәм тыл ветераннарын олылау көне якынлаша. Бу тарафтан, 2 нче май көнне Көек китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз“дип исемләнгән акция чара үткәрдек. Биредә балаларыбыз б.н. алдыбызда торган иң зур максат-хөрмәтле ветераннарыбызга булган чиксез рәхмәтне ни рәвешле җиткерү юлын табу иде. Һәр сабый күңелендә булган патриотик хисләр, аларның күзләрендә янып тора. Алар китап күргәзмәсе,ветераннар фотосурәте белән булдырылган альбомнар белән танышып чыкты, презент. карады. Минем тарафтан исә,әдәбиятта балалар чагылыш тапкан әсәрләр белән таныштырдым. Һәр биргән мәгълүматны да йотлыгып кабул итте, күбесе әби-бабаларынннан ишетеп килгән сугыш хатирәләре белән бүлеште."Хәтер" китабыннан үз бабаларының рәсемнәрен эзләп тапты. Сугыш китергән афәт белән хәзерге тыныч тормышны чагыштырып карадылар. Әсәрләрдән: Ә.Еникинең "Бала", Ф.Кәримнең "Гөлчәчәккә хат", Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" ның кыскача эчтәлекләре белән танышты, шаг. дән М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Бүре" һәм "Вәхшәт"шиг. сәнгатьле итеп укыдылар.
4 май көнне Түнтәр авыл китапханәбездә “Читаем детям о войне”, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе үтте. Герой-шагыйрь М. Җәлилнең "Вәхшәт", А. Алишның "Ике улым", Ф. Кәримнең "Ант", И. Газиның "Йолдызлы малай" шигырьләре һәм әсәрләре укылды. Акциядә 27 китап укучы катнашты.
30 Апрель көнне Көек авылы китапханәсендә авыл яшьләре белән берлектә “Без бит авыл яшьләре”исемле әңгәмә үткәрдек. Дискуссия рәвешендә барган әлеге чарада яшьләре үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Шунысы куанычлы, алар барысы да диярлек авылда калу яклы, шулай да әле үзләренең киләчәктә кайда төпләнәчәкләрен төгәл белмәүчеләр дә бар.
Кызлар әлеге адымнарын сөйгән ярлары белән бәйләп аңлатсалар, егетләр төп нигездә калуларын белдерде. Чыннан да, Көектә төп нигездә калучылар-әти-әни дәвамчылары күп, бу исә кечкенә авыллар да яшәячәк һәм буын чылбыры дәвам итәчәк дигән сүз. Әңгәмә азагында яшьләр матбугат белән дә танышты, кайдан мәгълүмат алу уңайлырак дигән сорауга бертавыштан-интернеттан дип җавап бирделәр. Нишләтәсең, замана кануннары тизлек һәм сыйфат сорый. Шулай да, башваткыч, кызыклы мәг. Алар үзара бик теләп бүлештеләр.