"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Тиздән, без яшь буынга тыныч тормыш бүләк иткән хөрмәтлеләребез-сугыш һәм тыл ветераннарын олылау көне якынлаша. Бу тарафтан, 2 нче май көнне Көек китапханәсендә “Балаларга сугыш турында “ исемле чара үткәрдек. Биредә балаларыбыз б.н. алдыбызда торган иң зур максат-хөрмәтле ветераннарыбызга булган чиксез рәхмәтне ни рәвешле җиткерү юлын табу иде. Һәр сабый күңелендә булган патриотик хисләр, аларның күзләрендә янып тора. Алар китап күргәзмәсе,ветераннар тупланмасы булдырылган  альбомнар белән танышып чыкты, презент. карады. Минем тарафтан исә,әдәбиятта балалар чагылыш тапкан әсәрләр белән таныштырдым. Һәр биргән мәгълүматны да йотлыгып кабул итте, күбесе әби-бабаларынннан ишетеп килгән сугыш хатирәләре белән бүлеште."Хәтер" китабыннан үз бабаларының рәсемнәрен эзләп тапты. Сугыш китергән афәт белән хәзерге тыныч тормышны чагыштырып карадылар. Әсәрләрдән: Ә.Еникинең "Бала", Ф.Кәримнең "Гөлчәчәккә хат", Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" ның кыскача эчтәлекләре белән танышты, шаг. дән М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Бүре" һәм "Вәхшәт"шиг. сәнгатьле итеп укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International