ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

4 май көнне Арбор авыл китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары өчен "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле дөньякүләм акциясы кысаларында Вакыйф Нуруллинның "Шинельсыз салдатлар" китабы буенча кычкырып укулар уздырылды. Укучылар әсәрдәге 10 яшьлек Равильнең тылдагы батырлыгы, тырышлыгы, ул вакытның авырлыклары турында укучылар фикер алаштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Сәрдек авыл китапханәсендә(филиал №31) 20 нче апрель көнне Бөтенроссия “Тукай иленә сәяхәт” акциясе кысаларында “Тукай иҗаты чиксез дәрья” дип исемләнгән шигырь( кычкырып уку) кичәсе уздырылды.

   Кичәдә 6 яштән- 12 яшкә кадәрле балалар белән, Г. Тукайның “Пар ат”, “ Су анасы”,”Бәйрәм бүген”,”Төлке һәм йөзем җимеше”, “Шүрәле”,”Сабыйга” шигырләре кычкырып укылды.

    Шигырьләрне укыганнан соң балалар үз фикерләрен әйттеләр:”Без Г.Тукай шигырьләрен бик яратабыз.Тукай абыебыз үзенең күп кенә шигырьләрендә безне, балаларны, эш сөяргә,тәртипле,белемле булырга өнди. Гю Тукай мәңге яшәсен,”- диделәр алар.

   Кичә Г. Тукайның”Туган тел” җыры белән тәмамлады.

26 апрель көнне Сәрдек авылында, мәктәп- бакча комплексында, Сәрдек авыл китапханәсе белән берлектә Г. Тукайга 130 яш уңаеннан ”Ничә буын сине үз итә” исемле музыкал тематик кичә уздырылды.Кичә бик җанлы һәм күңелле узды.Кичә Г.Тукайның балачагында яратып уйнала торган уеннарының берсе “Капкалы” уены белән һәм “ И Туган тел” җыры белән тәмамланды.

5 май көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзәк китапханә каршында “Җиңү безгә җиңел бирелмәде...” исемендә китап күргәзмәсе янында райондашларга әңгәмәләр үткәреп, Бөтенрусия “Георгиевская ленточка” акциясендә катнашып, георгий тасмалары өләштеләр.

Сәрдек авыл китапханәсендә ( Филиал №31) 4 май көнне “ Читаем детям овойне” , бөтенхалык акциясе кысаларында “Тыныч булсын дөньялар” исеме астында 2 нче сыйныф укучылары белән сугыш турында шигырьләр уку чарасы үткәрелде. Чарада  күпчелек   М. Җәлил шигырьләре:”Кызыл ромашка”, ”Соңгы җыр”, ”Вәхшәт”, ”Чулпанга”, ”Батырлык турында”, һ.б.шигырьләр кычкырып укылды.                                                                

     2 нче сыйныф укучылары барлыгы 5 укучыдан тора, чарада 5укучы да актив катнашты. Китапханәче: Лотфуллина Ф. М.  һәм 5 нче сыйныф укучылар мондый акцияләр еш булсын, илләребез тыныч булсын  иде дигән теләктә калабыз.

5 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә олуг шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 еллыкка багышлап “Сагынабыз Тукай абыйны” әдәби кичә узды. Кичәдә балалар шагыйрьнең тормышы, иҗаты, китапханәдәге китаплары белән таныштырылды, Балтач урта мәктәбенең 1Б, 1Г сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Галиева В.Г., Габдуллина Л.Н.) “Шүрәлеләр җыены” исемле сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттеләр, Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Чарабыз шагыйрь тормышы һәм иҗаты буенча презентация белән үрелеп барылды. Кичәдән соң кечкенә китап укучыларыбыз өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.

Бөрбаш авыл җирлегендә 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар-экологик чистатарту икеайлыгы кысаларында җыештыру өмәсе үткәрелде. Бөрбаш авыл җирлеге территориясенә кергән юл буйларының, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, оешмалар, сәүдә нокталарының, хужалыкларда чүп-үләннәрдән чистарту эшләре алып барылды. Авылларда зиратлар, Алан авылында плотина җыештыру өмәләре үткәрелде.  

Чепья авыл балалар китапханәсендә 7 халыкара "Читаем детям о войне" акциясен кушылып, урта мәктәпнең 1Б  сыйныф укучылары белән кычкырып уку үткәрелде. Башта шул исемдәге китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалды. Аннан соң  Алексеевның "На Берлин" хикәясе кычкырып укылды.  Хикәянең төп герое солдат Капустин турында фикер алышынды, балалар өйләренә күргәзмәдәге китапларны укырга алып киттеләр.

4 май көнне Борнак авыл китапханәсендә 5,7 сыйныф укучылары катнашында "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VII Халыкара акция кысаларында кычкырып укулар үткәрелде.Язучы Әмирхан Еникиның "Бер генә сәгатькә", "Кем җырлады" исемле хикәяләре укылды.Укучылар Бөек Ватан сугышы турында булган әсәрләрне яратып укыдылар.

4 май көнне Борнак авыл китапханәсендә 5,7 сыйныф укучылары катнашында "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VII Халыкара акция кысаларында кычкырып укулар үткәрелде.Язучы Әмирхан Еникиның "Бер генә сәгатькә", "Кем җырлады" исемле хикәяләре кычкырып укылды.  Укучылар Бөек Ватан сугышы турында булган әсәрләрне яратып укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International