Яңгул китапханәчеләре,Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә,инде сафлары сирәгәеп баручы тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белделәр.Аларга китаплар тәкъдим итеп,хәлләрен белеп.җылы әңгәмә корып,хәтирәләр яңарттылар.
Бөек Җиңү –безнең якты килчәгебез, туасы һәркөнебезнең имин башлангычы! Бабаларыбыз үзләренең гомерләре барәбәренә без, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итеп калдырган. Шушы тиңсез, һәркайсыбызга да бик кадерле бәйрәмгә Көек авылында старт 5 май көнне үк бирелде. Китапханәче буларак мин өч тыл ветеранында булып, хәл-әхвәлләрен белеп чыктым, буласы бәйрәмгә чакыру тапшырдым. Кызгнычка каршы, бер тыл ветераным Ситдика апа Фәсхетдинова кунакта булу сәбапле аның белән күрешә алмадым. Рауза апа Гәрәева, Разыя апа Әлтәпова, Саҗидә апа Габдрахманова-авылның горурлыклары, хөрмәтле кешеләре, шөкер, бүгенге көндә дә исән-сау, якыннары янәшәсендә үзләренең төпле киңәшләре белән яшиләр.
Ә 7 май көнне авыл китапханәсендә “Җиңү даны-Сезнең батырлыкта” исемле балалар белән берлектә әдәби-муз. Кичә үткәрдек. Язның, Җиңүнең 71 елын үткәргәндә һәркайсыбыз да да бер теләк, имин булсын тормышлар, аяз булсын ил күгебез.
6 май көнне Балтач үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның 75 яшьлеге уңаеннан шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китаплардан торган китап күргәзмәсе киң катлау китап укучыларга тәкъдим ителде.
Югары Шубан авылында яшәүче тыл ветераны Кәшифә Сәгыйт кызы Зариповага 7 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Шубан авыл җирлеге вәкиле Ләйсән Шәйхетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте икътисадчы Фаиль Шигапов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
2016 елның 6 маенда Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Балтачның “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Халыклар дуслыгы” музее һәм Чепья китапханәсе хезмәткәре белән берлектә “Җиңү һәркемнең күңелендә”исеме астында әдәби- музыкаль кичә булды.
Бүген “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы тыл ветераннары, инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
4 май көнне Кенәбаш авыл китапханәсе Кенәбаш башлангыч класс укучыларына “Балаларга сугыш турында укыйбыз”-“Читаем детям о войне” исемле 7 Халыкара акциясе кысаларында кычкырып укулар уздырды.Укучылар ахырдан викторина сорауларына да җавап бирделәр.
Г.Тукайның 130-еллык юбилеена багышланган чаралар ахрына якынлашып бара. Арбор авылы китапханәсе дә бу вакыйгадан читтә кала алмады,киресенчә, төрле яшьтәге укучылар белән күп төрле чаралар үткәрде. Нәни дусларыбызны Тукайның әкиятләрен белән таныштырса, югары класс укучылары белән бөек шагыйребезнең әсәрләрен сәхнәләштерде, ә инде авылыбызның актив хатын-кызлары белән әдибнең тормышы һәм иҗатына багышланган матур кичә үткәрелде. Чара Арбор мәдәният йорты белән берлектә узды. Кичә барышында Тукайның шигырләре кычкырып укылды, аның җырлары җырланды, әкиятләре пантомиммалаштырылды, тормышы буенча кызыклы соралар һәм фактлар барланды.
8 апрельдә Чепья авыл җирлеге Чепья мәдәният йортында үзенең “И,Туган як кичләре” исеме астында барган смотр-концертын тәкъдим итте. Дәртле-моңлы тамаша берәүне дә битараф калдырмады. Күп санлы тамашачылар соравы буенча шул ук концерт программасы 9нчы апрель көнне Арбор авылында да булып узды.
2 апрель көнне Арбор мәдәният йортында көлке көненә багышланган "Елмаю китмәсен йөзләрдән" дип исемләнгән искиткеч кызык, уен-көлкеле матур кичә булып узды.