Бөек шагыйрь музеенда.

2016 елның 7 мае, шимбә

   Бүген “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы тыл ветераннары, инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар. Өлкәннәребезгә экскурсовод язма материаллар, китаплар, фотосурәтләр, авыл һәм шәһәр көнкүреше әйберләрен күрсәтеп, язучының тормыш юлын, иҗатын аңлатып узды.

   Шагыйрьнең юбилеена багышлап ачылган Сәгди абый бакчасында тернәкләнүчеләрне Тукайның әкият геройлары каршы алды. Аларга әлеге экскурсияләр татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълүмәт белән күбрәк танышырга, искә төшерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International