2016 елның 6 маенда Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Балтачның “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Халыклар дуслыгы” музее һәм Чепья китапханәсе хезмәткәре белән берлектә “Җиңү һәркемнең күңелендә”исеме астында әдәби- музыкаль кичә булды. Чарада сугыш алды баласы, бик күп еллар шифаханәдә хезмәт күрсәткән Елизавета Абрамова сугыш чорындагы узган вакыйгаларын сөйләде. Бүлекчәдәге тыл ветераннары да бу әңгәмәгә кушылдылар. Кичәнең төп кунаклары булган Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмадиева бәйрәм уңаеннан тернәкләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Чара ахырында “Халыклар дуслыгы” музее хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган презентация күрсәттеләр һәм өлкәннәребезгә георгий ленталар тараттылар.