Югары Шубан авылында яшәүче тыл ветераны Кәшифә Сәгыйт кызы Зариповага 7 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Шубан авыл җирлеге вәкиле Ләйсән Шәйхетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте икътисадчы Фаиль Шигапов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.