Бөрбаш авыл җирлегендә 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар-экологик чистатарту икеайлыгы кысаларында җыештыру өмәсе үткәрелде. Бөрбаш авыл җирлеге территориясенә кергән юл буйларының, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, оешмалар, сәүдә нокталарының, хужалыкларда чүп-үләннәрдән чистарту эшләре алып барылды. Авылларда зиратлар, Алан авылында плотина җыештыру өмәләре үткәрелде.