Сагынабыз Тукай абыйны

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

5 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә олуг шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 еллыкка багышлап “Сагынабыз Тукай абыйны” әдәби кичә узды. Кичәдә балалар шагыйрьнең тормышы, иҗаты, китапханәдәге китаплары белән таныштырылды, Балтач урта мәктәбенең 1Б, 1Г сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Галиева В.Г., Габдуллина Л.Н.) “Шүрәлеләр җыены” исемле сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттеләр, Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Чарабыз шагыйрь тормышы һәм иҗаты буенча презентация белән үрелеп барылды. Кичәдән соң кечкенә китап укучыларыбыз өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International