Чепья авыл балалар китапханәсендә 7 халыкара "Читаем детям о войне" акциясен кушылып, урта мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары белән кычкырып уку үткәрелде. Башта шул исемдәге китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалды. Аннан соң Алексеевның "На Берлин" хикәясе кычкырып укылды. Хикәянең төп герое солдат Капустин турында фикер алышынды, балалар өйләренә күргәзмәдәге китапларны укырга алып киттеләр.