Чалт аяз көнне "Кызыл юл" җәмгыяте басуларында гөрләп эш барды. Уңышлар сезгә, хуҗалык уңганнары!
23 апрель көнне Көек китапханәсендә “Тукай безнең күңелдә”исемле әдәби-тематик муз.кичә үтте. Балаларыбыз тарафыннан әзерләнгән әлеге чарага авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле викторина сорауларына җавап табып, “Тукай язы”дигән кыска җөмләдән төрле сүзләр уйлап чыгардылар. Шулай ук “Су анасы”әкиятен сәхнәләштерде кечкенәләрем. Бу тарафтан, шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, яшьләрем үзара “кычкырып уку “буенча көч тә сынаштылар. “Оныкларың, Тукай бүген сине укый”район рәсем конкурсында кызыксындыру призына лаек булган җиңүчебезне дә бүләкләп үттек. Бәйрәм бик җанлы барды!!!
26 апрель көнне балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз Субаш авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Алар өчен бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтү максатыннан "Тукай иленә сәяхәт" дигән темада кычкырып уку үткәрелде.
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел җисеменә туры килде: бәйрәм дә иттерде, ныклап эш башкарырлык көнен дә бирде.
Чалт аяз көнне "Кызыл юл" җәмгыяте басуларында гөрләп эш барды. Уңышлар сезгә, хуҗалык уңганнары!
«Игенче» күмәк хуҗалыгы 28 апрель көнне район хуҗалыкларыннан килгән профсоюз лидерларын, хезмәт куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче хезмәткәрләрне кабул итте.
Алар шушы җирлектә урнашкан җитештерү базаларында булып, анда хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүне карадылар, хезмәт урыннарында кагыйдәләрнең булуы, эшчеләргә тиешле киемнәр бирү турында кызыксындылар. Киңәшмә үзенең эшен мәдәният йортында дәвам итте, анда район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе җтитәкчесе Фирдәвес Набиуллин, республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков чыгыш ясадылар.
Балтач районы буенча 2 май көненә 184 тоннага якын сөт җитештерелгән, аныӊ 173 меӊ 392 кг.мы сатылган.
Бу алдагы елга караганда 15 меӊ 847 кг.га артык. Шушы чорга «Татарстан» 3756 кг., Тимирязев исемендәге хуҗалык 3319 кг., «Кызыл юл» 2430 кг.нан артык сөт сатканнар. Шул ук вакытта барлык хуҗалыклар тигез эшләмиләр: 4 хуҗалык узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда сизелерлек ким сөт саталар. «Алга», «Сорнай», Тукай исемендәге һәм «Уӊыш» хуҗалыкларында начар эшләргә сәбәп юк кебек.
2 майга Балтач авыл хуҗалыгы идарәсе һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда көздән чәчелгән культураларны тукландыру тәмамланган, күпьеллык үләннәрне дә өстәмә тукландыру эше ахырына якынлашып килә.
Кырларны тырмалауда көӊ саен 114 агрегат эшли, аларныӊ җитештерүчәнлеге югары. Чәчүгә инде тулысынча кереп киттек, дип әйтергә була. Район буенча барлыгы 2869 гектар җир чәчелгән, шуныӊ 2298 гектары 1 май көненә туры килә. Бер көндә «Якты юл», «Кама» хужалыкларында 140шар гектарда, «Татарстан». «Дуслык», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда 105-95 гектарда чәчү эшләре башкарылды.
Чепья балалар китапханәсе 29 апрельдә Сырья авыл мәктәп-бакча комплексында чара үткәрде. Иң беренче туган авыл, аның табигате, авылда гомер итүчеләр, үтүче бәйрәмнәр хакында "Моя малая Родина" исеме астында сөйләшү булды. Тиздән җәйге яллар башлануын исәптә тотып, "Юлларда дөрес йөрик" чарасы да үтте. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, шул темага карата табышмаклар чиштеләр. "Укучының мәдәни көндәлеге" кысаларына караган бу чаралар укучыларда кызыксыну уятты.
25 апрель көнне Субаш авыл китапханәсендә Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан
6 сыйныф укучылары катнашында "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел " дигән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар кичәнең беренче өлешендә Тукай иҗаты белән танышсалар , икенче өлешендә исә башваткыч сорауларына җавап эзләделәр.
Бөрбаш китапханә филиалында 30 апрель көнне 8 сыйныф укучылары белән "Без - Тукайлы халык!" исемле кичә үтте.
Сеңлем, хезмәт юлымда кем генә булып эшләмәдем инде мин, комбайнчы да, тракторчы да булдым, рәислек итеп кенә карамадым, - диде бер абзый «Яңа тормыш» машина-трактор паркы һәм анда эшләүчеләр белән танышып йөргәндә.
Әйе, чыннан да нинди эшкә алынсалар да ахырынача уңышлы башкарып чыгучылар хезмәт куя әлеге коллективта. Кайсы белән генә сөйләшмә, барысы да диярлек икешәр техникада эшли.
Чәчүгә чыгарга техникалар тулысынча әзер монда, бары тик көннәрнең рәтләнеп, басу-кырларга керерлек булып җирләрнең кипшереп җибәрүен генә көтәләр. Эшләгән кеше эшне таба, күрә белә инде ул, кемнеңдер кушканын көтеп утырмый, «Т-150» һәм «К-744 Р2» тракторларын иярләүче Ришат Әсхадуллин турында да шундый фикер калды миндә. Үз эшен бөтен нечкәлекләрен белеп башкаручы тракторчы сөйләшүгә килгәндә генә оялчан булып чыкты. Яңгул авылына Арбордан күченеп килгән алар. Шуннан бирле «Яңа тормыш»та механизатор булып эшли ул, бер карасаң 15 ел аз да, күп тә кебек, әмма бу вакыт аралыгында Ришат үзен бары яхшы яктан күрсәткән, шуңа да аның турында кемнән генә сорама, тик тора белүчеләрдән түгел ул, диләр. Аммиак кертүгә көйләнгән «Т-150»ына эш бетеп китсә, икенче тракторы белән чыгып, тырмалау һәм чәчү эшләренә керешә икән.
Шулай ук Илшат Нәҗипов турында да уңганнарның-уңганы ул дип әйтәләр. Яздан алып көзгә кадәр өенә кайтып кермәс, «Т-150» тракторы белән чәчүлек җирләрен әзерләү эшләрен башкарганнан соң, «Магдон» комбайнына эш башлануга аны иярләүгә керешә, ә инде сезон ябылгач, гаражда мастер-наладчик булып эшли. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче Шамил Гарипов белгечлеге буенча зоотехник. Урау юллар аша ул бүген башкара торган хезмәтенә туктала. Җәмгыятьтә эшләү шартлары канәгатьләндерәме сезне дигән соравыма ул бары тик уңай җаваплар гына бирде, бигрәк тә печән белән саламны рулонлап капка төбенә кадәр китереп бирүләренә сөенә ул. - Элеккеге кебек пакустан җыеп йөрисе юк хәзер, өйгә кадәр китереп бирәләр. Гомумән, мал асрап торган кешеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Каяндыр читтән эзләп йөрисе юк, - диде ул. 1974 елдан бирле хуҗалыкта эшләүче Рәлиф Фатыйхов та механизаторлар арасында зур хөрмәткә лаек кеше. Баштагы чорда тракторда, комбайнда, машинада эшләсә, бүген ул иң кирәкле хезмәтләрнең берсен — тимерче эшен башкара. Инде лаеклы ялда булуына да карамастан, көчен жәлләми эшли ул. Альберт Хәйруллин да тормышын «тимер ат»ларга багышлаган. 1980 елдан бирле күпме хезмәтен керткән ул шушы җәмгыятькә. Бүгенге көндә тракторына чәчү агрегатын тагып куйган, бары «Чыгабыз» дигән команданы гына көтеп йөри ул.
Хезмәте туган җиргә бәйле гади, тырыш кешеләребезне ничек кенә мактасаң да аз булыр кебек, шуңа күрә җәмгыятьнең алдынгы хезмәткәрләрен санап китмичә булмый: автобус һәм бензовозда эшләүче Алмаз Сәләхетдинов, слесарь хезмәтен башкаручы Рифат Гыйләҗев һәм Васыйл Зарипов, «МТЗ-82» тракторында һәм «Полесье» комбайнында эшләүче Марат Газыймҗанов, «КамАЗ»да эшләүчеләр: Ринат Кадыйров, Рәлиф Габделхаков, Илшат Габделхаков, Радик Гарипов, Марат Сибгатуллин, «К-701» «тимер ат»ын иярләүче Габделфәрт Абдельхаков, «А-90ТГ» тракторында эшләүче Шамил Гыйльманов, «Т-150»та эшләүче — Нәкыйп Хәйретдинов, «МТЗ» тракторларында хезмәт куючылар: Рифкать Габделхаков, Ленар Вәлиев, Илфар Миңнемуллин, Рамил Зәкиев, Газыймҗан Исмәгыйлев, Фазыл Әхмадуллин, Рамил Мөбарәкҗанов, Нурислам Гарифуллин, Рашит Нәбиев, Сергей Щербаков, Владислав Петров, «ГАЗ-53» машиналарында шоферлар: Айдар Нигъмәтҗанов, Илдар Закиров, Салихҗан Сабирҗанов, Наил Әхмадуллин, Владимир Щербаков.
Җәмгыятьтә гаиләләре белән эшләүче кешеләр дә күп, шундыйларның берсе Вәлиевлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Рифкать амбар мөдире булса, Роза ханымның кул астында бөтен кирәкле запас частьлар сакланучы склад, ә уллары Фәрит гараж мөдире вазыйфасын башкара, «Яңа тормыш»ның яшь белгече буларак, җәмгыять үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә.
Механизаторларны ярты сүздән аңлап, трактор-машиналар ватылганда алны-ялны белми чабучы кеше - ул әлбәттә баш инженер. «Яңа тормыш» җәмгятендә әлеге вазыйфада Радик Мардян эшли. Укып бетерүгә әлеге җирлектә эшли башласа да, инженер эшен 2009 елдан гына башкара ул. Үзе җаваплы булган бөтен эшне дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга күнеккән кеше ул. Аның кул астында 36 трактор, 16 йөк машинасы, 9 комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары бар. Заправкада эшләүче Рахип Гыйльманов әлеге хезмәтен 21нче елын башкара. Язгы чәчүгә әзерлек ничек соң, дип сорыйм аннан. - Көне генә булсын, без әзер, ягулык та, май да җитәрлек, диде ул. Димәк, тулы составта басу-кырларга чыгарга бөтен мөмкинлекләре бар яңгуллыларның.
«Яңа тормыш»ларның башкарган эшләре сокланырлык. Паркта әлегә өмә ясамасалар да, эш урынында чисталыкны саклап эшләү нәтиҗәсе бар. Һәрбер кеше үз эшендә, вакыт үткәрү өчен генә «селкенеп» йөрүчеләре дә күренмәде. Бер-береңә хөрмәт булган җирдә, эшләве уңайлы да, кызыклырактыр да шул. Киләчәктә дә әлеге коллективка югары күрсәткечләреннән артка чигенми эшләүләрен телибез.