Авыл хуҗалыгы өчен бик тә әһәмиятле чор – язгы чәчү вакыты башланды. “Яңа тормыш”лылырның барлыгы 2700 гектарда чәчү эшләре башкарасы бар. Моның өчен тиешле күләмдә орлыклар әзерләнгән инде.
- Кайсы гына авыл хуҗалыгы җәмгыятен алма, сыйфатлы орлыклар булганда гына игенчелек буенча тотрыклы уңышка ирешергә мөмкин. Шуңа да эзлекле эш алып барабыз. Мөмкинлектән чыгып эшлибез, – ди баш агроном Илгиз Заһидуллин.
2016 ел уңышы өчен “Льговская-1” элита сортлы көзге бодай, “Памяти Кунакбаева” сортлы арыш, “Симбирский” элита сортлы язгы бодай орлыклары сатып алганнар.
- Безнең төп максат – игенчелек продукциясен терлекчелек аша акчага әйләндерү. Шулай булуга да карамастаинде ничә еллар борчак сатып, хуҗалык кассасына күпмедер акча кертәбез. 2015 елда исә борчак сатудан 1 млн 685 мең сум акча эшләдек. Игенчелек заман таләпләренә яраклашып бара. Ихтыяҗ булган культураларга игътибар арта. Араларында ихтыяҗ кимегәннәре дә бар. Шулар исәбенә бәрәңгене кертергә була. Шуңа да аның мәйданнарын киметергә туры килә. Быел бәрәңгенең “Гала”, “Колобок” сортларын 15 гектарда гына игәргә планлаштырып торабыз. Киләчәктә исә бу төр культурага сорау булмаса, ул структурадан бөтенләй дә төшеп калырга мөмкин, – ди Илгиз Заһидуллин.
Элеккеге елларда 20 гектарда игелгән азык чөгендерен быел “Яңа тормыш”та бөтенләй чәчмәячәкләр, чөнки чүбен утау, сирәкләү мәсьәләре зур проблема булып тора икән.
Терлекчелек өчен ихтыяҗ сорый торган бөртеккә кукурузны – 100, рапсны – 120, составында 70 процентка кадәр кузаклы культуралар булган катнаш азыкны – 344, шундый ук составлы берьеллык үләнне 233 гектарда игү, ә 300 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне яңарту планлаштырылган.
- Инде табигать шартлары уңай булып мул уңыш алырга, исән-имин хәвеф-хәтәрсез, югалтуларсыз эшләргә насыйп булсын, – дип сүзен төгәлләде баш агроном Илгиз Заһидуллин.
18 апрельдән – 16 майга кадәр Татарстан районнарында "2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү" айлыгы уздырыла.
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Республика һөнәр берлеге ярдәмендә узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.
Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясала һәм аларның нәтиҗәләре буенча фикер алышу үткәрелеп, хезмәтне саклау эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләрне, белгечләрне һәм башкаларны бүләкләү оештырыла.
27.04.2016. Нонэгэр авыл жирлеге териториясендэ яшэгэн сугыш ветераннарынын тол калган хатыннарына хэм Боек Ватан сугышы ветераны Хабибуллин Г.Х. булэклэр тапшырылды. Чарада авыл жирлеге башлыгы Ахметханов А.З., Нонэгэр урта мэктэбе укучылары, социаль хезмэт курсэтуче хезмэткэрлэр Накипова Л.Р, Галиева И.Н. катнаштылар.
Балтач муниципаль районы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»да табигатьне саклау фикерен пропагандалаучы республикакүләм экологик акция кысасында 2016 нчы елның 28 нче апрелендә “Минем яраткан паркым” исемле чара уздырылды.
23 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата яшьләр белән "Тукай- татар әдәбиятының кояшы" исемле әңгәмә үткәрелде.
28 апрель көнне 08.00 сәг. Өченче чакырылыш Балтач район Советының алтынчы утырышы узды. Утырышның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр катнаштылар.
“Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 26 апрельда мәшгүр татар язучысы Г. Тукайның 130еллык юбилеена багышланган чара узды. 13 бала яраткан персонажларының - Шүрәле, Былтыр, шаян Песи, Кубәләк белән Кыз, Малай белән Акбайның кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Балтач узәк китапханәсендә эшләп килүче “Салават күпере” клубына йөрүче остакуллар гел очрашып үзләренең эшчәнлекләрен ныгытып торалар. 27 апрель көнне дә алар килеп язгы күренешне чагылдырган картинаны ясау эшенә керештеләр. Эшнең нәтиҗәсе 4 май көнне күренер.
26 нчы апрель көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 2016 – Русиядә Кино елы уңаеннан “Тукай балалар шагыйре” мәдәни дәрес булып узды. Укучылар белән Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Г.Тукайның әкият-шигырьләре буенча мавыктыргыч викторина сорауларына җавап эзләделәр. Тукайның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.
27 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә гимназиянең 8 А,Б сыйныфы укучылары өчен профориентация буенча "Тормыш яме-хезмәттә" исемендә төрле хөнәр ияләре белән очрашу-кичәсе үткәрелде. Кичәнең икенче өлешендә мәктәп укучылары һәм чакырылган кунаклар тапкырлыкта сынаштылар.