4 май көнне Пыжмара авылы китапханәсендә 1,3,4 сыйныф укучылары белән “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле VII Бөтендөнья Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды. Әлеге чарада Муса Җәлилнең “Джим” поэмасы, “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре укылды. Барлыгы 16 укучы катнашты.