Балаларга сугыш турында

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

4 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 4А,Б сыйныфында укучы китап укучыларыбыз өчен “Балаларга сугыш турында укыйбыз”- “Читаем детям о войне” исемле VIIХалыкара акциясе кысаларында кычкырып укулар узды. “Читаем книги о войне” дип аталган китап күргәзмәсенә куелган “Салют, Пионерия!”, Ю.Яковлевның “Где стояла батарея”, Н. Ходзаның “Дорога жизни” һәм М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” китапларыннан өзекләр укылды. Ахырдан балалар укылганнардан чыгып, сорауларга җавап бирделәр. Акциядә барлыгы 47 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International