ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Район кулланучылар җәмгыятенең  бер өлеше булган “Икмәк” комбинаты бүген дә  халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Моннан дистә еллар элек районда бердән-бер пекарня булып, 3 мең тоннадан артык икмәк җитештереп, район халкын тәэмин итеп килгән иде ул. Ләкин еллар үтү белән әлеге оешманы “кырау суктымы”,  әллә елдан-ел артып торучы конкурентлар борынына чиерттеме?!  Хәер, торгынлык еллары, илдәге кризис, җитештерүчәнлекнең кимүе, кеше факторлары да тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Соңгы елларда авыр чорны кичерә бу оешма. Иң төп җитештергән  продукциясе  икмәк һәм икмәк әйберләре булганлыктан, оешмага төп табыш та шуннан керә.

Гаиләдә бала туудан да шатлыклы вакыйга була ала микән! Алия һәм Илнар Мөбарәкшиннар гаиләсендә зур шатлык – 2016 елның 2 август көнне  бу якты дөньяга аларның уллары аваз салды. Балага  бик тә мәгънәле татар исеме  Ислам дип куштылар. Өйгә бала кайту белән башка бүтән мәшәкатьләр онытылып, гаиләдә бәхет, шатлык, наз һәм мәхәббәт хөкем сөрә башлый, дөньяга яңача карап, күп нәрсәнең мәгънәсе дә үзгәрә. Бу яшь  гаиләне чын күңелдән әти һәм әни  булулары  белән  котлыйбыз, баланы тигезлектә үстерүләрен теләп калабыз.

Балтачлылар, белми калмагыз! 12 август көнне бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе була. 

3 августта - Куныр авылында Фәрит Рәшитов хуҗалыгында чыккан янгыннан мал абзарлары шактый зыян күргән, бердәм тырышлык белән генә ялкын өйгә күчми калган. 6 августта - Норма авылында кичке сәгатьләрдә Халидә һәм Николай Старцевлар хуҗалыгында зур янгын булды. Гаилә йортсыз да, мунчасыз да, сарайсыз да калды. Күрше хуҗалык та зыян күрде, сарайлары янды. Икенче көнне – 7 августта Куныр авылында кабаттан янгын була – Илсур Гыймранов хуҗалыгында көчле ялкын сарайны көлгә әйләндерә.

 

4-7 август көннәрендә Казан шәһәрендә VII Бөтендөнья Татар яшьләре форумы гөрли. Анда Балтачтан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, аның ярдәмчесе Җәмил Мәрданов, район яшь эшмәкәрләренең мәшгульлек клубы рәисе Рафил Шәфигуллин, КФУ студенты, Яңа Салавыч авылы кызы Ландыш Гарифуллина, Нөнәгәрдән Дилә Гарипова катнаша. 
Ландыш Гарифуллина социаль челтәрләрнең берсендә форумнан алган тәэсирләре белән уртаклаша: "Беренче көн.

6 август көнне Янгул мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы "Яңа тормыш" җәмгыяте игенчеләренә ял концерты оештырды

8
август, 2016 ел
дүшәмбе

 5 август конне  Борбаш мэдэният йорты, Борбаш Сэрдегэне авыл клубы  хезмэткэрлэре  «Борбаш» жаваплылыгы чиклэнгэн жэмгыят комбайнерларына  тошке аш вакытында ял концерты тэкъдим итте.  

6 август конне  Субаш мэдэният йорты   хезмэткэрлэре  «Тукай» жаваплылыгы чиклэнгэн жэмгыят комбайнерларына  тошке аш вакытында ял концерты тэкъдим итте.
6нчы август көнне Арбор мәдәният хезмәткәрләре кыр батырларына ял концерты бүләк итте. Матур җырлар, дәртле шигырьләр тырыш халыкка бик ошады, алар төшке аш вакытын безнең белән җырлап, шатланып уздырдылар . 

5
август, 2016 ел
җомга

Район буенча көнгә 195,5 тонна  сөт савыла.  Бу күрсәткеч үткән белән чагыштырганда, 18,3 тоннага артык. Бер сыерга  19 килограмм  туры килә.  Ике елда да терлек саны бер чама. 

Мәсәлән, 4 август көнендә узган елның шушы көне белән чагыштырганда,  1,1 килограмм сөт артыграк  савылганы күренә.  Июнь  аенда  район тарихында беренче тапкыр...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International