Балтачлылар, белми калмагыз! 12 август көнне бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе була.
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе уздыру районыбызда матур традициягә әверелде. Ярдәмгә мохтаҗ, авыр хәлле һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар бу чараны көтеп ала. Ул көнне аларга райондагы оешма-учреждение, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, күренекле шәхесләр тантаналы рәвештә, уку әсбаплары һәм портфельләр өләшә.
Акция иртәнге сәгать 8.00дә уку кирәк-яраклары сату ярминкәсе белән башланып китә. Концерт номерлары, күңел ачу программасы, спорт уеннары оештыру күздә тотыла. Кыскасы, бу көн балаларның күңелендә матур хатирәләр белән истә калырлык итеп оештырылачак.