Мөбарәкшиннарны сабыйлары туу белән котлыйбыз!

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Гаиләдә бала туудан да шатлыклы вакыйга була ала микән! Алия һәм Илнар Мөбарәкшиннар гаиләсендә зур шатлык – 2016 елның 2 август көнне  бу якты дөньяга аларның уллары аваз салды. Балага  бик тә мәгънәле татар исеме  Ислам дип куштылар. Өйгә бала кайту белән башка бүтән мәшәкатьләр онытылып, гаиләдә бәхет, шатлык, наз һәм мәхәббәт хөкем сөрә башлый, дөньяга яңача карап, күп нәрсәнең мәгънәсе дә үзгәрә. Бу яшь  гаиләне чын күңелдән әти һәм әни  булулары  белән  котлыйбыз, баланы тигезлектә үстерүләрен теләп калабыз.

Район ГХАТ идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International