Куныр һәм Норма авылларында янгын очраклары булды.

2016 елның 9 августы, сишәмбе

3 августта - Куныр авылында Фәрит Рәшитов хуҗалыгында чыккан янгыннан мал абзарлары шактый зыян күргән, бердәм тырышлык белән генә ялкын өйгә күчми калган. 6 августта - Норма авылында кичке сәгатьләрдә Халидә һәм Николай Старцевлар хуҗалыгында зур янгын булды. Гаилә йортсыз да, мунчасыз да, сарайсыз да калды. Күрше хуҗалык та зыян күрде, сарайлары янды. Икенче көнне – 7 августта Куныр авылында кабаттан янгын була – Илсур Гыймранов хуҗалыгында көчле ялкын сарайны көлгә әйләндерә.

Соңгы ике көндә килеп чыккан янгыннардан соң бигрәк тә сагайта. Гомер буе бөртекләп туплаган мал-мөлкәтне көлгә әйләндерергә бер очкын да җитә. Зыян күрүчеләрнең һәркайсының кайгыларын ихластан уртаклашабыз, сабырлык телибез. 

Табигатьтә артык эссе көннәр тору, корылык хөкем сөрү сәбәпле, халыктан аеруча да сак булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала. Су запасы булдырылсын, тәмәке төпчекләре, шырпы калдыклары тиешсез урыннарга ташланмасын иде. Мунчаларны көн эссесендә якмавыгыз, артык кыздырмавыгыз, буржуйкалар якмавыгыз, балаларны күзәтүсез калдырмавыгыз сорала! Мичләрнең һәм электр үткәргечләрнең төзеклегенә, торышына, шулай ук тирә-якка сак һәм игътибарлы булыгыз! 

Бәла-каза килеп чыкканда, бердәм ашыгыч ярдәм 112 телефон номерына шалтыратуыгыз сорала!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International