4-7 август көннәрендә Казан шәһәрендә VII Бөтендөнья Татар яшьләре форумы гөрли. Анда Балтачтан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, аның ярдәмчесе Җәмил Мәрданов, район яшь эшмәкәрләренең мәшгульлек клубы рәисе Рафил Шәфигуллин, КФУ студенты, Яңа Салавыч авылы кызы Ландыш Гарифуллина, Нөнәгәрдән Дилә Гарипова катнаша.
Ландыш Гарифуллина социаль челтәрләрнең берсендә форумнан алган тәэсирләре белән уртаклаша: "Беренче көн.
Форум 4 август көнне башланып китте. Дөньяның төрле почмакларыннан урау юллар узып килгәннән соң,
делегатлар танышу уены ашыкты. Казан милли-мәдәни үзәге яшьлек, миллилек, татарлык белән шаулап торды.
Көн дәвамында татар милли оешмалары үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Кумыкларның үз оешмаларын тәкъдим итүе ошады: егетләр төрле милләт халкы бәйрәмнәрен уздыра икән. Ниятләре — татарлар белән дә дуслык урнаштыру. Керәшен татарлары оешмасы лидеры Алисә Спиридонованың да чыгышы истә калды. Шулай да, иң кызыклы чыгыш Башкортстаннарныкы. Алар рәсем ясаулы видео төшергән.
Кичке аштан соң, яшьләр татар альтернатив музыкасы концертына юл тотты. Әлбәттә, альтернатив музыканы аңлаучылар, яратучылар күп түгел. Читтән килгән татар яшьләре мәдәниятебез турында ялгыш күзалламадымы икән?
Форумның графигы кызыклы һәм милләт, тел өчен файдалы итеп төзелгән булуы белән үтемле. Эшлекле очрашулар, фикер алышуларны кичке ял чаралары алыштыра. Бүген, 5 август — форумның икенче көне. Тиздән пленар утырыш — әлеге очрашуны тантаналы ачу".
Форум турында тулырак мәгълүмат белән https://vk.com/ftatar таныша аласыз.


