Район буенча көнгә 195,5 тонна сөт савыла. Бу күрсәткеч үткән белән чагыштырганда, 18,3 тоннага артык. Бер сыерга 19 килограмм туры килә. Ике елда да терлек саны бер чама.
Мәсәлән, 4 август көнендә узган елның шушы көне белән чагыштырганда, 1,1 килограмм сөт артыграк савылганы күренә. Июнь аенда район тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт җитештерүгә ирешелгән иде. Ләкин күп кенә хуҗалыкларда бу күрсәткеч көннәрнең кызу һәм терлек торакларында бөркү булуы аркасында акрынлап кына кимеде. Июль аенда “Татарстан” хуҗалыгы 700 килограммга арттыруга ирешкән иде, ләкин август ае башында аларның бераз гына чигенеш ясавы күренә. Ә менә Тимирязев исемендәге, “Сосна”, “Кама”, “Смәел” җәмгыятьләре җәй айлары дәвамында тулаем сөт җитештерүдә тотрыклылылык саклап киләләр.
Сөтнең күләме азыкның сыйфатына бәйле. Бүгенге көндә хуҗалыкларда быел әзерләнгән сенажны ашатуга зур әһәмият бирәләр. Ә “Арбор” һәм “Игенче” җәмгыятьләрендә бу мәсьәләне ниндидер сәбәпләр аркасында читләтеп үтәләр. Җәйге чорда сөт җитештерүне киметми саклау бик мөһим, ул – төп табыш чыганагы.