ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Салым җыю срогы 1 декабрьгә тәмамлана, аннан соң пеня исәпләнә башлый, дип күп тапкырлар кисәтүләр ясалуга карамастан, районда барлык төр салымнарның гомуми нәтиҗәсе 50 %ны гына хасил итә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин җирлек башлыкларына контрольне ныгытырга, санаулы көннәр эчендә бу мәсьәләне хәл итәргә, дигән бурыч куйды. 

15 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча җир, мөлкәт һәм транспорт өчен салым түләү, кызганычка каршы, акрын бара. Бигрәк тә бу транспорт салымын җыюда ачык күренә. Район буенча уртача күрсәткеч 42, 63% кына тәшкил итә. Балтач шәһәр җирлегендә – 32, 07 %, Нөнәгәрдә - 36,67 %, Бөрбашта – 40, 37 %, Урта Көшкәттә – 40,41 % кына җыелган булса, ә шул ук вакытта Сосна авыл җирлегендә салым җыюда үтәлеш 63 %, Борнакта 66, 86 %. 

«Хыял» яшьләр үзәге һәм «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Безнең заман – Наше время» ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналыннан җиңү белән кайтты. 
Татарстанда ел саен үткәрелә торган “Наше время – безнең заман“ эшләүче яшьләрнең телевизион ачык республика фестиваленең быелысында районыбыз данын «Хыял» яшьләр үзәге һәм «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре яклады. Алар 21-22 октябрь көннәрендә зона этабында катнашып, «Хореография» номинациясендә өченче урын, «Вокал» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән иде. 

Мәгълүм булганча, район җирлегендә 20 ноябрь - якшәмбе көнне 7.00 – 20.00 сәгатьләрдә үзара салым акчасын кертүгә багышланган референдум үткәрелә. Райондашларыбыз арасында бу көнне билгеле бер сәбәпләр аркасында гомуми тавыш бирүдә катнаша алмаган гражданнар булырга мөмкин. 

"17, 18 ноябрь көннәрендә 14.00 – 20.00 сәгатьләрдә, ә 19 ноябрьдә 8.00 - 16.00 сәгатьләрдә сайлау участокларында алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла", дип хәбәр итә Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов. .


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Сабантуй» ял һәм спорт паркы  күзгә күренеп үзгәреш кичерә,  заманча төсмер алып, матурлана бара. Анда уңай шартлар, мөмкинлекләр,  җиһаз һәм объектлар  артканнан-арта -  шушы көннәрдә генә тагын бер объектка баеды, 4 х 6 метрлы светодиодный экранлы  автокинотеатр мәйданчыгы булдырылды.

Биредә Балтач урта мәктәбенең 1 класс укучысы Гыйбадуллина Ралинә үз яшендәгеләр белән көч сынашып (64 тактасында уйнап), 3 урын яулады һәм мактау таныклыгы, медаль белән бүләкләнде. 

Бу ярышларга Ралинәне әти-әнисе күптәннән йөртәләр икән инде. Берничә ел лауерат исеменә лаек булса, быелгысында кызның җиңү яулавына зур өмет баглаганнар. 

– Нәтиҗәдә уңыш елмайгач бик сөендек,Ралинәгә шашка уйнарга өйрәткән тренерыбыз Чулпан Габделганиевага зур рәхмәтебезне җиткерәбез,– диделәр Гыйбадуллиннар гаиләсе. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда махсус өстәмә 7 мәйданчыкта көн саен авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен мөмкинлек булдырды. 
Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән материаль чаралар ярдәмендә шәһәрнең җиде мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре көн саен үткәреләчәк. Шатерлы ярминкәләрдә үз бакчаларында үстергән яшелчә, җиләк-җимеш артып калган шәхси һәм фермер хуҗалыклар сату итә алачак. Сәүдә урыннары җиһазландырылган, яктыртылган. Сату сәгать 6.00 алып 13.00 кадәр шәһәр халкы өчен гадәти булган урыннарда үтә.
 

Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячеләре авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә театральләштерелгән “Каз өмәсе”ндә катнаштылар. 13 ноябрь көнне Бөрбашның “Каз өмәсе”н “Эфир” телеканалыннан күрсәттеләр.

14 ноябрьдән 2016-2017 уку елында укучыларның республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. 

Мәдәният хезмәткәрләре милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау юнәлешендә шактый эш башкара. Борын заманнардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән шундый йолаларның берсе –"Каз өмәсе". Шушы көннәрдә Кенәбаш авылы клубында “Авылларда гөрли каз өмәсе” дип аталган чара узган. Бәйрәмдә өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бик теләп катнашкан. 

Факел клубында "Аулак Өй" кичәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International