Балтачта фән олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды.

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрьдән 2016-2017 уку елында укучыларның республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. 

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы дүшәмбе көнне Норма мәктәбе базасында экология фәне белән старт алды. 15 ноябрь көнне Балтач урта мәктәбендә математика фәне буенча олимпиада узды. Атна дәвамында укучылар тарих, география, инглиз теленнән язмача һәм телдән белемнәрен сынаячаклар. Ә киләсе атнада биология, физика, рус теле, экономика фәннәре буенча сынаулар көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International