Татарстанда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе дәвам итә. Әлеге хәйрия чарасы кысаларында, бүген – 17 август көнне Балтач бистәсендә районның мәдәният үзәге каршындагы мәйданда аз керемле һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче 38 балага районның оешма-предприятие җитәкчеләре мәктәп кирәк-яраклары тутырылган өр-яңа портфельләр бүләк иттеләр.
Алар арасында 14 бала быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап, беренче сыйныфка укырга керүче иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан алар “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтачтагы җирле бүлекчәсе тарафыннан бүләк ителгән физик тәрбия дәресләрендә кияр өчен ак футболкалар кабул итеп алдылар.
18 августта төнлә һәм иртән Республика территорясендә томан булуы көтелә
Балтач җирлегендә гомер итүче Шәрифуллина Әлфия Мөбәрәкша кызына 16 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Балтач "Росгосстрах" иминият компаниясе җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
17 августта Республика территорясендә урыны белән томан булуы ихтимал.
Район социаль яклау бүлеге дә районыбыз өлкәннәре арасында “Иң яхшы чәчәк үстерүче – 2018” конкурсы игълан итте.
Бүген – 15 август көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җитәкчелегендә составында районның бюджет оешмалары җитәкчеләре торган комиссия катнашында киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәнең көн тәртибендә район башлыгы Карары нигезендә бюджет оешмалары арасында әйләнә-тирәлегенең төзеклеген һәм матурлыгын тәэмин итү буенча игълан ителгән “Иң күркәм оешма” районкүләм смотр-конкурсына йомгак ясау мәсьәләсе күтәрелде.
Мәгълүм булганча, районыбызда һәр ел саен җәйге чорда үз территориясен гөл-чәчәкләргә күмгән, төзеклеген тәэмин иткән бюджет оешмалары арасында конкурс үткәрелеп килә. Бу конкурс мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, авыл җирлеге идарәләре һәм оешмалар арасында үтә. Районда 60лап мәгариф учреждениесе, 48 авыл клубы һәм мәдәният йорты, 18 авыл җирлеге, 5 спорт корылмасы, шулай ук дистәдән артык бюджет оемалары булуын исәпкә алсак, әлеге конкурста комиссия әгъзаларына “Иң яхшысын” сайлап алу җиңелләрдән булмаячак.
Конкурска катнашучы барлык оешма да үз территориясендәге чәчәклекләрне төшергән 5 фотосурәтне 22нче августка кадәр үзенең учреждение җитәкчесенә тапшырырга тиеш. Һәр оешмада иң яхшы дип табылганнарын комиссия әгъзалары барып карап, конкурсның Нигезләмәсе буенча бәяләп, урын бирә. Җиңүче коллективларга акчалата бүләкләр каралган.
Конкур нәтиҗәләре 30 август көнне тантаналы төстә игълан ителәчәк.
Балтач муниципаль районының “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында социаль хезмәтләр алу буенча таныштыру бара.
15 август көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Романтик” балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерында ял итүче балаларга “Спорт, сәламәтлек, матурлык – минем тормышымда” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.
Казан шәһәрендә яшәүче хәйрияче Диләрә Галиева Балтач районында гомер итүче күпбалалалы гаиләгә үзенең ярдәмен күрсәтте. Диләрә Нуршатовнага олы рәхмәтебезне белдерәбез! Аңа ныклы сәламәтлек, эшендә дә, тормышында да уңышлар, гаилә бәхете телибез!
13 август көнне Карадуган авыл җирлегенең авыл клублары хезмәткәрләре "Игенче" кырларында ял концерты белән чыгыш ясады.
Игенчеләр төшке ялга туктаган арада алар хөрмәтенә егет-кызлар моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ел саен үткәрелүче мондый чаралар комбайнчы, механизатор егетләребезгә уттай урак өстендә алга таба тагын да дәртләнеп эшләргә көч-куәт өсти. Игенчеләр үз чиратларында, ял концерты тәкъдим иткән авылдашларына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.