Кызыксынган затлар әлеге мәгълүматләрне Татарстан Росреестрының дәүләт фонды мәгълүматларыннан сората ала. Татарстан Росреестры Дәүләт фонды мәгълүматләре архивында 516 меңнән артык документ саклана, шуларның 50 % электрон рәвешкә күчерелгән. Теләге булган һәр кеше гариза язып архивтан документ сората ала.
22 август Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, Куныр авыл китапханәчесе “Россия – бөек илем” исемле әңгәмә уздырды.
Магистраль газүткәргечтә авария эшләре алып бару сәбәпле 2018 елның 23 августында иртәнге 8.00 сәг. кичке 18.00 сәг. кадәр газ бирү туктатылып тора.
20 август көнне Пыжмара авыл китапханәчесе 3,5,6,7 сыйныф укучылары белән “22 август-Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне”исемле әңгәмә үткәрде.
22 августта Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектшге җил, иртән һәм көндез көчле яңгыр булуы көтелә.
Хөрмәтле райондашлар, дин тотучы мөселман кардәшләр!
Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!
Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус - тату яшәгәнБалтач районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап, олылап уздырыла.
Изге дини бәйрәмнәрне үткәрергә мөмкинлекләребез җитәрлек, иман йортларыбыз эшләп, дин кардәшләребезне үзенә җәлеп итеп тора. Әлеге Корбан гаете бәйрәме дә туганнарны, дусларны янәдән берләштерә, игелекле, рәхимле гамәлләр кылуга этәрә.
Хөрмәтле райондашлар! Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Дини бәйрәмнәр районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын
21 августта Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектәге җил булуы көтелә.
15 август көнне "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач үзәге "Хыял" палаткалы лагерында ял итүче балалар арасында пневматик коралдан ату ярышы оештырды. Әлеге чара балаларның җәйге ялын күңелле һәм мәгънәле итү, хәрби хезмәткә хөрмәт уяту, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларыннан һәм "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр хәрәкәтенең 20 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Әлеге чарада "Форпост" берләшмәсенең директоры Ф.Ш.Гыйлемҗянов, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретарьлары Р.Р. Фазылҗанова белән А.Н. Даутова катнашты.
Чарада балалар бик теләп катнаштылыр.
20 августта Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.
Көндез һәм кич яшенле яңгыр, 15-18 м/с тизлектәге җил булуы ихтимал.
Бүген – 17 август көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Утырыш эшчәнлегендә Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районындагы вәкиле Илнар Гомәр улы Хөснетдинов катнашты һәм чыгыш ясады, үзенең киңәш-тәкъдимнәрен бирде.
Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре; Балтач район прокуроры урынбасары, район башкарма комитетынын бүлек башлыклары; авыл җирлеге башлыклары; белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.